

Быел Уфа районының Чернолес авылы мәктәбенең 11 нче сыйныфына бер генә укучы – Игнат Суворов күчте.
"Бердәнбер укучы булу начар түгел. Мин бит мәктәптә түгел, ә дәресләрдә генә ялгызым. Шәхсән мин барлык укытучылар белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Әйе, һичшиксез, дәресләрдә сыйныфташларсыз күңелсез булырга мөмкин, ләкин мин моның артык начар якларын күрмим», — дип уртаклашты Игнат.
Мәктәптән соң, егет УДНТУның кунакханә-ресторан эше факультетына укырга керергә планлаштыра. Унберенче сыйныф укучысы билгеләп үткәнчә, укытучылар аңа имтиханнарга әзерләнүдә ярдәм итә һәм ул педагогларның игътибарыннан читтә калмый.
Элек тә Игнат сыйныфы аз санлы булган, анда 6 кеше укыган. Тугызынчыдан соң барлык балалар да Уфа колледжларына юлланган һәм аны ялгыз калдырганнар.
Сүз уңаеннан, быел Чернолес мәктәбенең 11 сыйныфын нибары 5 укучы тәмамлаган.