+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 сентябрь 2023, 07:57

"Әйдә уйнарга" фестиваленә кил

«Әйдә уйнарга» Бөтенрусия уены фестивале беренче тапкыр Уфада узачак.

"Әйдә уйнарга" фестиваленә кил"Әйдә уйнарга" фестиваленә кил
"Әйдә уйнарга" фестиваленә кил

14-17 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән беренче тапкыр «Әйдә уйнарга» Бөтенрусия уен фестивале узачак. Чараны оештыручылар: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Русия Федераль җыелышының Федерация Советы, Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Русия Мәгариф академиясе ярдәмендә балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе.

Фестиваль уен мәдәниятен үстерү, балалар тәрбияләүдә уеннарның һәм уенчыкларның әһәмияте мәсьәләләре буенча фән, сәнәгать, мәгариф һәм ата-аналар җәмгыяте белгечләре өчен уникаль мәйданчык булачак.

"Әйдә уйнарга" фестивале кысаларында җитештерүчеләр, уеннар һәм уенчыклар уйлап табучылар, балалар өчен визуаль анимацион контент товарлары, шулай ук бөтен Русиядән дизайнерлар һәм һөнәрчеләр тәҗрибә алмаша, балалар товарлары тармагын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр турында фикер алышачак.

Чараның эш программасының төп вакыйгасы «Уеннан да зуррак: Русия уенчыларының роле, әһәмияте һәм үсеш нокталары» пленар сессиясе булачак, анда катнашырга чакырылган: Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия Федерациясе Президентының Иҗтимагый проектлар буенча Идарәсе башлыгы Сергей Новиков, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Антонина Цицулина, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова, Русиянең профильле хакимият органнары, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы, илебезнең әйдәп баручы уенчылары һәм уенчыклар җитештерүчеләр.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас