

14-17 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән беренче тапкыр «Әйдә, уйнарга!" Бөтенрусия уен фестивале узачак.
Биредә роботлар, конструкторлар, курчаклар, машиналар, тактиль уенчыклар һәм өстәл уеннары тәкъдим ителәчәк.
Үсеш уеннарын һәм механик табышмакларны уйлап табучы һәм популярлаштыручы Владимир Красноухов махсус рәвештә фестиваль өчен табышмак ясаган. Ул фестиваль кунаклары белән шәхсән очрашачак һәм механик табышмаклар буенча гаилә чемпионатын үткәрәчәк.
Владимир Красноухов - 100дән артык табышмак, 40тан артык уйлап табу патенты авторы. Аның авторлык эше серияле рәвештә лицензия буенча Recent Toys (Нидерланд), Philos (Германия), Hanayama (Япония) предприятиеләре, шулай ук Испания һәм АКШ компанияләре тарафыннан чыгарыла.
«Әйдә, уйнарга!» фестивален оештыручылар: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Русия Федераль җыелышының Федерация Советы, Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә һәм Мәгариф министрлыклары, Русия Мәгариф академиясе ярдәмендә Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе.
Фестиваль уен мәдәниятен үстерү, балалар тәрбияләүдә уеннарның һәм уенчыкларның әһәмияте мәсьәләләре буенча фән, сәнәгать, мәгариф һәм ата-аналар җәмгыяте белгечләре өчен уникаль мәйданчык булачак.
Фото: bashinform.ru