

Андрей Назаров Башкортстанның илдә урта һөнәри белем бирү учреждениеләре саны буенча лидерларның берсе булуын билгеләп үтте.
- Урта һөнәри белем бирү системасы квалификацияле кадрлар әзерләүнең стратегик звеносы булып тора. Бу - икътисад үсешенең мөһим ресурсы. «Профессионалитет» федераль проекты ярдәмендә киләсе елда республикада колледжлар базасында өстенлекле тармаклар буенча заманча 14 үзәк булдырылачак. Бу максатларга 1 миллиард сумнан артык федераль акча җәлеп итү планлаштырыла. Республика бюджетында 600 миллион сумнан артык акча салынган. Узган елдан без колледжларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыра башладык. 11 бинаны төзекләндердек, медицина көллиятенең 4 филиалын төзедек. Быел 12 колледжны капиталь төзекләндерүгә 500 миллион сум акча бүленде, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Айбулат Хаҗин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республика һөнәри белем бирү оешмалары саны буенча алда бара. Төбәктә 92 колледж эшли, алар республиканың барлык районнарында диярлек урнашкан.