

11-15 сентябрьдә Түбән Новгородта Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән, шулай ук Кырым һәм Севастопольдән 8-10нчы сыйныф укучылары арасында “Зур тәнәфес” Бөтенрусия конкурсының ярымфиналы үтә. Бу хакта "Балтач таңнары" хәбәр итә.
Ярымфиналда 1150 катнашучылар арасында Башкортстаннан 137 укучы да катнаша. Алар арасында Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Азалия Хәсәнова да бар. Җитәкчесе – Гөлназ Фазлыева. Балтачлы төрле дәрәҗәдә үткән бихисап конкурслар җиңүчесе һәм призеры. Тырыш укучы бар яклап та җиңүче, дисәк тә ялгыш булмас.
Биредәге конкурсның сайлап алу этабын уңышлы үтү өчен катлаулы, шул ук вакытта кызыклы биремнәрне үтәргә кирәк иде. Азалия барысын да уңышлы үтте һәм менә ул - конкурсның ярымфиналында.
Быел конкурсның ярымфиналының темасы – “Русия белән горурланам!”. Биредә катнашучыларны команда һәм шәхси ярышлар, кейслар чишү, шулай ук экскурсияләр, дискуссияләр, спикерлар белән очрашулар, мастер-класслар һәм презентацияләр көтә.
Азалия Хәсәновага онытылмаслык тәэссоратлар, яхшы кәеф һәм конкурста уңышлар телибез.
Фото: baltachtan.ru