

Уфа фән һәм технологияләр университеты (УУНиТ) Русия Чит ил студентлары ассоциациясе попечительләр советының тулы хокуклы әгъзасы булды.
Забелин билгеләп үткәнчә, Башкортстанда Уфа фән һәм технологияләр университетын булдыру буенча амбициоз проект яхшы нәтиҗәләр бирде. Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе ассызыклаганча, университетны оештыруда анык максат куелган - 2030 елга укучылар арасында чит ил студентлары өлешен 20 процентка арттыру.
Бүген югары уку йортында дөньяның 70 иленнән вәкилләр укый. Максим Забелин киң масштаблы максатны билгели: Башкортстанны Русиянең генә түгел, ә чит илләрнең дә фән һәм мәгариф үзәге итү.
Фото: Максим Забелинның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән, vk.com/zabelinm