

Күптән түгел эш сәфәре белән Кушнаренко районының Илек авылында булырга туры килде. Биредәге урта мәктәптә 36 бала белем ала. Кызганычка каршы, әлеге вакытта
10-11нче сыйныфларда укучылар юк.
– Мәктәбебезгә балалар биш авылдан килеп укый, — дип уртаклашты мәктәп директоры урынбасары Гөлназ Шәйморатова. — Белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, уку әсбаплары да җитәрлек, бер генә нәрсә күңелне кыра: елдан-ел авылыбызда һәм тирә-якта беренче сыйныфка килүче балалар саны кими.
Укытучы һөнәрен йөрәк кушуы буенча сайлаган, һәр көн ашкынып, матур планнар белән мәктәпкә ашыгучы шәхеснең борчылуы аңлашыла, әлбәттә, аның өчен авылда кайчан да булса белем учагының сүнүе зур фаҗигагә тиң бит.
Гөлназ Фаил кызының тормыш юлдашы да укытучы. Флүс Таһир улы физкультура һәм ОБЖ дәресләрен алып бара. Алар икесе дә Илектә туып-үскән.
– Мин бит Гөлназның укытучысы идем. Габделфәт Сафинның җырындагыча, үз укучыма гашыйк булдым. Аның – мәктәпне, аннары Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлавын көттем. Сөйгәнем диплом алгач, өйләнештек, – ди елмаеп гаилә башлыгы. – Бәхет эзләп чит якларга юл тотмадык, туган авылыбызда төпләнергә карар иттек. Без гаиләдә биш малай үстек, мин, әти-әнием нигезен саклап, авылда калырга булдым һәм моңа һич кенә дә үкенмим. Илегебез шундый ямьле табигать кочагында урнашкан бит! Җиләк җыйыйм дисәң дә, су коеныйм дисәң дә, барлык шартлар бар.
Флүс Таһир улының әти-әнисе мәрхүмнәр инде, ә менә йортларын уллары һәм киленнәре гөл итеп яши, төзекләндереп, зурайтканнар, шәһәр фатирындагы кебек, барлык уңайлыкларын да булдырганнар. Уңган хуҗаларның бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш гөрләп үсә, каралты тутырып кош-корт та асрыйлар.
Укытучылар гаиләсе авылда зур абруйга ия. Алар авылның мәдәни тормышында да актив катнаша.
– Нинди генә чара үткәрелсә дә, Шәйморатовлар башлап йөри, алар һәр эштә минем иң зур ярдәмчеләрем, – ди авыл китапханәчесе Гүзәлия Садыйкова. – Флүс Таһир улы өздереп җырлый, спектакльләрдә төп рольләрне башкара, төрле конкурсларда катнаша. Физкультура укытучысы булгач, белеп торасыз инде, спорт белән дә җитди шөгыльләнә. Былтыргы уку елында ул районыбыз педагоглары арасында өстәл теннисы буенча бәйгедә икенче урын яулады. Аннары республика күләмендәге ярышка барып, анда дүртенче урынны алып кайтты.
Гөлназ Фаил кызы да һәрдаим белемен арттыру өстендә эшли. Читтән торып Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын, аннары магистратура тәмамлаган.
Шәйморатовларның кызлары Ләйсән бары тик яхшы билгеләренә генә өлгәшә, волейбол, йөзү секцияләрендә шөгыльләнә, спортның бу төрләре буенча күркәм җиңүләр яулап кына тора.
– Без – яшәү мәгънәсен, ямен туган якта тапкан кешеләр. Язмышыбыз шушы бәхеттән аермасын, – ди Шәйморатовлар. Киләчәктә дә туган авылларында тагын бик күп балалар өчен чын остаз, яше-карты өчен һәрчак үрнәк булып яшәсен бу күркәм пар. Авыллар да, гомумән җәмгыятебез дә шундый тату гаиләләр белән көчле бит.
Автор фотосы.