+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 сентябрь 2023, 17:45

Архангель районының Аскын авылы яшь геологларны кабул итте

Билгеле булуынча, Башкортстанда бу көннәрдә I “ГеоВызов” халыкара геологик чемпионаты бара.

Архангель районының Аскын авылы яшь геологларны кабул итте
Архангель районының Аскын авылы яшь геологларны кабул итте
Тәүге тапкыр Башкортстан Башлыгы тәкъдиме һәм Русиянең Җир асты байлыкларын файдалану буенча федераль агентлыгы җитәкчелеге ярдәме белән оештырылган чемпионатта катнашу өчен Башкортстанга Русиянең 17 төбәгеннән, шул исәптән Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәреннән һәм Казахстаннан, 20 команда килде. Геологик юнәлештәге урта махсус һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары студентларын 6 көн дәвамында геологик ярышлар һәм конкурслар, мәдәни һәм спорт чаралары, музейларга бару, геологик семинарлар һәм осталык дәресләре көтә.

- Бу чара Русиядә беренче тапкыр үткәрелә. Үзенә күрә универсиада дисәң дә була, чөнки биредә урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең югары һәм югары уку йортарының башлангыч курс студентлары катнаша. Алар бирегә геология фәненең төп юнәлешләре буенча белемнәрен күрсәтергә, ярышырга килде. Бу чемпионатны үткәрү өчен Башкортстан юкка гына сайланмады, безнең территория Европа һәм Азия континентлары тоташкан урында урнашкан. Нәкъ Архангель районы териториясендә Урыс платформасының көнчыгыш ялганышы. Тикшеренүчеләр биредә бай мәгълүмат туплый ала: елга да, таулар да, урман да бар, - ди чемпионатның минералогия һәм петрография буенча судьясы, Уфа Фән һәм техологияләр университетының фәнни-мәгариф үзәге директоры Лариса Белан.

Чынлап та, тикшеренүчеләр өчен генә түгел, гади халык өчен дә бик үзенчәлекле урын бу. Аскын елгасы ярында яткан эре ташларда мәрҗәннәрне (коралларны) күрергә була. Полеонтолог Гүзәл Данукалова һәрбер ташның биредә үзенчәлекле, музей үрнәге булуын билгели. Аларны ныклап тикшергәндә бик күп мәгълүмат җыеп була.

Бүген исә 5әр кешедән һәм бер җитәкчедән торган командалар Архангель районының Аскын авылы янында нәкъ шундый сынаулар үтте дә инде. Ярышлар өч юнәлештән торды. Шулай, “Геологик маршрут”та катнашучы ике кеше Аскын елгасы һәм биек тау арасындагы билгеләнгән юлны үтү барышында андагы геологик яктан әһәмияткә ия һәм шушы территория өчен кыйммәтте булган объектларны терки бара, проба ала һәм соңыннан инде кабинет шартларында аларны тикшерү дәвам итәчәк.

“Гидрогеология” маршрутында да һәр командадан икешәр кеше катнашып, Аскын елгасының су күләмен, аның агыш тизлеген һәм башка күрсәткечләрен теркәде һәм су чыгымын исәпләп чыгарды. Шуны да әйтергә кирәк, җиңүчеләр судьяларның тикшерүеннән соң гына ачыкланачак. Күрсәткечләр аларныкына якын булырга тиеш.

Иң мавыктыргычы, һәрхәлдә, минем өчен, “Шлиховое опробование” яисә судан файдалы казылмаларны эзләү ярышы булды. Моны инде күпләребез киноларда күргәннәре бардыр: шундый ысул белән, гадәттә, алтын эзлиләр. Ә студентлар исә ком һәм балчыкка кушылган шартлы минералларны эзләргә тиеш иде. Аларның саны билгеле, шуңа юган вакытта бер генә шартлы минерал да югалырга тиеш түгел.

“ГеоВызов” чемпионатның Архангель районында узган этабы анда катнашучыларның һәммәсендә бары тик уңай тәэссоратлар калдырды. Мондагы саф һава, елга-таулар аларга ярышларда көч биреп торды.

Пермь дәүләт милли-тикшеренү университетының геология факультеты студенткасы Алина Бутакова чемпионатта катнаша алуына шатланып бетә алмый. Әйткәндәй, яшь геолог буларак, команда туплауны аңа йөкләгәннәр. - Ярышлар катлаулы, ләкин бик мавыктыргыч. Монда килүебезгә һич кенә дә үкенмибез. Киресенчә, күпме яңалык алып, белемнәребезне баетып кайтачакбыз, – ди яшь геолог.

Әйткәндәй, башка студентлар да нәкъ шундый фикердә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: