Башкортстан педагоглары III Сыйныф җитәкчеләре һәм остазлары форумында катнашачак. Ул 3 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Мәскәүдә узачак. Чарада илнең 89 төбәгеннән 3000гә якын педагог һәм һөнәри белем бирү төркемнәре кураторы катнашачак.
Төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, форумга Башкортстаннан өч коррекция мәктәпләреннән һәм мәктәп-интернатлардан 9 педагог һәм сыйныф җитәкчеләре барачак. Алар — 63нче Уфа коррекцион мәктәп-интернаты, Табын коррекция мәктәп-интернаты, Стәрлетамакның 25нче коррекцион мәктәбе, Республика инвалид балалар дистанцион белем бирү үзәге һәм Күмертау шәһәренең 12нче мәктәбе педагоглары.
Сыйныф җитәкчеләре һәм остазлары форумы быел ике сменада узачак. 3-5 октябрьдә 1-6нчы һәм коррекцион мәктәпләрнең сыйныф җитәкчеләре өчен. 5 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр — өлкән һәм урта сыйныфларның сыйныф җитәкчеләре, СПО төркемнәренең кураторлары. 5 октябрь — ике смена өчен дә уртак көн.
Форумның традицион эшлекле программасы педагогика һәм тәрбиянең актуаль мәсьәләләренә, сыйныф җитәкчесе яки куратор эшчәнлегенең төрле өлкәләренә багышланган.