+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 сентябрь , 17:51

Вузара кампусны санлаштыру тикшерелде

Мәскәү дәүләт төзелеш университеты фәнни-тикшеренү институтында «Төзелеш тармагының киләчәге: көнүзәк мәсьәләләр һәм үсеш перспективалары» дигән халыкара фәнни-гамәли симпозиум старт алды.

Вузара кампусны санлаштыру тикшерелде
Вузара кампусны санлаштыру тикшерелде

Башкортстанның бу җәһәттән планнарын вузара кампусны төзү проект офисы җитәкчесе урынбасары Сергей Гладких тәкъдим итте.

"Дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар" өчен тормыш циклының бер өлеше буларак, Русиянең теләсә кайсы ноктасында санлы карарлар куллану" ип аталган стратегик сессияне Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Бюджет инвестицияләре департаменты директоры Рөстәм Даутов ачты. Ул кампусларны санлаштыру темасында иң мөһиме - Хөкүмәткә тәкъдим итәргә мөмкин булган предмет, релевант, идарә карарларына килү, дип билгеләде.

- Шуны да онытырга ярамый, безнең йөкләмә бар, аның нигезендә кампуслар пилот проектлары сыйфатында билгеләнгән - аларда акыллы санлы эксплуатацияләү системасын сынау булачак. Моннан тыш, безгә моны импортны алмаштыру кысаларында үзебезнең программа нигезендә эшләргә кирәк, - дип ассызыклады Рөстәм Даутов.

Стратегик сессиядә Башкортстаннан республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Руслан Ханнанов, «Кампус» җәмгыяте директоры Чыңгыз Хәсәнов, кампус төзү проект офисы җитәкчесе урынбасары Сергей Гладких катнаштылар.

Сессиядә тәкъдир иткән "Акыллы кампус" проекты республика вузларын берләштерәчәк, университетларны реаль икътисадка һәм шәһәр һәм төбәкне үстерү үзәгенә интеграцияләнәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в