+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 сентябрь 2023, 14:10

Безнең педагоглар — финалда!

Өстәмә белем бирүнең ике педагогы “Йөрәгемне балаларга бирәм" Бөтенрусия конкурсының финалына чыкты.

Безнең педагоглар — финалда!Безнең педагоглар — финалда!
Безнең педагоглар — финалда!
19 сентябрьдә өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең “Йөрәгемне балаларга бирәм” Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының финалы старт алды. Конкурс агымдагы елның 19-23 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә уза.
Бөтенрусия этабында Башкортстан Республикасын ике финалчы: Уфа шәһәренең “Эколог" экология-биология үзәгенең табигый фәннәр юнәлеше буенча өстәмә белем бирү педагогы Татьяна Воробьева һәм Нефтекама шәһәре Иҗат сараеның физкультура-спорт буенча өстәмә белем бирү педагогы Дилара Хәбибова тәкъдим итә.
Конкурста 20 меңнән артык педагог көч сынаша. Муниципаль һәм төбәк этаплары илнең барлык субъектларында узды. Федераль дәрәҗәгә 500 конкурсант җиткән, шуларның 90 иң көчлеләрен сайлап алганнар.
Өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең “Йөрәгемне балаларга бирәм” Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсы — балаларга өстәмә белем бирү системасының төп педагогик бәйгесе.

Фото: education.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас