

Башкортстан агымдагы елда «Мәктәп туризмы» программасында катнашучылар санын арттыру өчен федераль бюджеттан өстәмә 7,5 миллион сум акча алган. Финанслау кысаларында республика бюджеты тагын 3 миллион сум юнәлтәчәк. Грант ярдәмен арттыру республиканың «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
- Безнең төбәк мәктәп туризмы программасы өчен бүлеп бирелгән акча күләме буенча Мәскәү өлкәсеннән соң икенче урында тора. Өстәмә субсидияләр тагын 1503 укучыга түләүсез сәяхәтләр оештырырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Фото: pravitelstvorb.ru