20 сентябрьдә Русия Мәгариф министрлыгы, Гомумрусия мәгариф профсоюзы һәм “Росдетцентр” бюджет учреждениесе ярдәме белән Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты тарафыннан оештырылган “Кеше тәрбияләү-2023” Бөтенрусия педагогик хезмәткәрләр конкурсының икенче этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
Тарих укытучысы, Уфа шәһәренең “Новошкола” мәгариф үзәге директорының тәрбия эше буенча урынбасары Юлия Садыйкова конкурсның “Мәгариф оешмасы төзелеше” номинациясендә җиңүче булды һәм, конкурс сынаулары кысаларында “STEAMILS” концепциясе буенча тәрбия практикасын тәкъдим итеп, конкурсның 8 финалчысы арасына керде.
Бәйгенең читтән торып үткәргән этабында катнашучылар видеопрезентация һәм тәрбия практикасы паспорты әзерләгән иде. Анда илнең 89 төбәгеннән 11115 катнашучы ярышты, ә ярымфиналда 140 укытучы онлайн осталык дәресе үткәрде һәм педагогик мәсьәләләр эшләде.
Конкурсның финалы октябрьдә Мәскәүдә узачак. Анда 8 финалчыга тәрбия өлкәсендә уртак проект эшләп, конкурсның абсолют җиңүчесе исеме өчен көрәшергә туры киләчәк.
Башкортстан конкурсны оештыручылар тарафыннан гаризалар саны буенча лидер буларак билгеләп үтелде, бәйгенең читтән торып үткән этабында Башкортстан укытучыларыннан барлыгы 211 гариза тапшырылган.
Быел конкурс “Педагог һәм остаз елы” кысаларында уза һәм педагог һөнәренең абруен күтәрүгә, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешенә юнәлтелгән. Конкурсның максаты — һөнәри педагогик берләшмә арасында рухи-әхлакый кыйммәтләр, илнең тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүнең яңа формаларын, практикаларын һәм инновацион педагогик тәҗрибәсен тарату.
Билгеле булуынча, узган елда Юлия Садыйкова шәхси мәктәп укытучылары арасында «Вклад Учителя» Бөтенрусия конкурсында абсолют җиңүче булды һәм 600 000 сумлык төп призны яулады.
Фото:минобразования РБ