+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 сентябрь 2023, 11:00

"Илгә файдалы кешеләр булыгыз!"

Максим Забелин Уфа укучылары белән ачык дәрестә катнашты.

"Илгә файдалы кешеләр булыгыз!""Илгә файдалы кешеләр булыгыз!"
"Илгә файдалы кешеләр булыгыз!"
“Эш атнасын бүген Уфаның 3нче гимназия укучылары белән бергә линейкада Русия һәм Башкортстан дәүләт флагларын күтәрү белән башладык. "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү" дигән традицион ачык дәрестә илнең һәр гражданы өчен дәүләт символларының әһәмияте турында фикер алыштык.

Яшь гражданга дәүләтнең тарихи һәм заманча символикасын яхшы белергә кирәк. Бу - социаль һәм шәхес формалашуның мәҗбүри шарты, бу дәүләт символларына хөрмәт белән карарга, аларны үткәндәге мираслар һәм хәзерге заман кыйммәте буларак хөрмәт итәргә кирәк.

Безнең ил өчен бүгенгене саклау һәм киләчәкне ныклы нигездә төзү, дәүләтнең киләчәген фаразлый белү мөһим. Моның өчен ышанычлы алмаш әзерлибез, яшьләрдә үткәнгә, күпмилләтле мәдәнияткә, безнең өчен традицион кыйммәтләргә хөрмәт тәрбиялибез. Бу һәрвакыт мөһим булды, идеологик каршылык шартларында — бигрәк тә.

Бүген безнең төп максатыбыз – бердәмлек, татулык. Без һәрнәрсәдә, шул исәптән карашларда да, бердәм булырга омтылабыз. Шуңа күрә югары сыйныф укучыларының лаеклы белем алуын һәм илгә файдалы кешеләр булырга омтылуларын телим”, — дип яза Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас