+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 сентябрь 2023, 05:05

Нәфислек орлыклары бәрәкәтле җимеш бирә

Чакмагыш районының Иске Калмаш урта мәктәбе укытучысы Зилә Тимашева укучыларының да, ата-аналарның да хөрмәтен яулаган олы йөрәкле педагог.

Нәфислек орлыклары бәрәкәтле җимеш бирәНәфислек орлыклары бәрәкәтле җимеш бирә
Нәфислек орлыклары бәрәкәтле җимеш бирә
Чакмагыш районының Иске Калмаш урта мәктәбендә XIX гасыр стилендәге баллар да оештырыла.

Быелгы ел очраклы гына “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителмәде. Чыннан да, киләчәк буынның якты язмышлы булуында укытучылар, остазлар мөһим роль уйный. “Укытучысы нинди – укучысы шундый”, – дип юкка гына әйтмиләр. Илгә лаеклы уллар-кызлар тәрбияләгән укытучылар олуг хөрмәткә ия. Шундыйларның берсе – Чакмагыш районының Иске Калмаш урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Тимашева турында сөйлисем, хезмәт юлын яңа башлаган яшьләргә аны үрнәк итеп куясым килә. Кешелекле-кечелекле, авырлыклар алдында сыгылып калмый торган, һәммәсенә ярдәмчел, ата-аналар хөрмәтен яулаган олы йөрәкле бу укытучы белән байтак еллар бергә эшләргә насыйп булды.

Зилә Фидрат кызы Иске Калмаш авылында туып үсә, данлыклы Акчуриннар нәселеннән. Укытучылар династиясен дәвам итүче. Бу нәселдә остазлар саны утызга якын. Әлбәттә, укытучы һөнәрен сайлауга бу зур йогынты ясый, аеруча Уфада балалар укыткан Венера апасы, туган мәктәбендә белем биргән якыннары кебек буласы килә аның. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына кабул ителә. Диплом алганнан соң, туган төбәгенә ашкына, шул ук елны туган авылында педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Менә инде хәзер өч дистә елга якын сайлаган һөнәре буенча уңышлы хезмәт сала, укучыларына урыс теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирә. Димәк, 125 еллык бай тарихка ия Иске Калмаш урта мәктәбенең елъязмасында аның да тырыш хезмәте лаеклы урын алачак. Шул еллар эчендә ул бай тәҗрибә туплады, югары категорияле укытучы исеменә лаек булды.
“1994 елда мәктәп директоры Мария Кашаева мине эшкә алды, һәрчак акыллы киңәшләрен бирде, таләпчәнлек тә күрсәтте, кыскасы, укытучы һөнәре серләренә төшенергә ярдәм итте. Тәүге көннәрдән үк педагогик коллектив белән дустанә эшләвебез исә хезмәтемнең нәтиҗәлелегенә булышлык итте”, – ди ул, эш башлаган көннәрен хәтерләп.
Артка борылып карасаң, бу вакыт эчендә нинди генә сынаулар үтелмәгән, уңышларга ирешелмәгән, шатлыклар, борчылулар кичерелмәгән. Яңа алым-технологияләр үзләштерүләр, иҗади эзләнүләр – гомумән, укытучыдан нәрсә таләп ителгәнне, заманнан калышмыйча яшәү-эшләүнең мөһимлеген яхшы аңлый ул. 2018 елда Иске Калмаш урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты кабинеты өр-яңадан җиһазландырылды: күпфункцияле принтер, ноутбуклар һәр партага куелды. Дәресләр компьютер технологияләрен кулланып, яңа федераль стандартларга ярашлы үткәрелә башлады, санлы белем бирү технологияләре дәресне кызыклы итеп, интерактив формада үткәрү мөмкинлеге тудырды. Әлбәттә, бу мөһим эшләр – Чакмагыш районы хакимияте һәм мәгариф бүлеге хәстәрлеге, мәктәп директоры Самат Гыйльвановның хезмәтне оештыра белүенең куанычлы нәтиҗәсе.
Зилә Тимашева теория һәм практиканы берләштереп, гыйльми-тикшеренү ысулын кулланып эшли, укучыларының иҗади сәләтен ачу-үстерүгә зур игътибар бирә. Шуңа да аның укучылары район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда еш катнаша, призлы урыннарга лаек була. Узган уку елында Ю. Гагарин кубогына үткәрелгән республика олимпиадасында катнашып, югары күрсәткечләргә ирештеләр, дипломнар белән бүләкләнделәр, ә 7нче сыйныф укучысы Алина Мәкъсүтова диплом белән беррәттән, истәлекле медальгә дә лаек булды. Шулай ук укучылар районда үткәрелгән сәнгатьле уку конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулый. Быел ике укучысы Уфа Фән һәм технологияләр университетының филология факультетына укырга керде. Үзе укытып чыгарган укучылары белән бәйләнешне өзми, язмышлары белән кызыксынып тора, киңәшләрен бирә, игелекле остаз буларак, үзенең бай тәҗрибәсе белән юмарт уртаклаша Зилә Фидрат кызы. Бу җәһәттән ул район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Әйе, остазлар киңәше һәрчак кирәк. Ул үзе дә гомере буена укытучыларының киңәшен күңелендә тотты. Эш башлаган дәвердә аңа татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лөбәбә Гайнуллина: “Нинди фәнне бирсәләр дә, булдыра алмам, дип курыкма, төшенеп укытырга тырыш, тырышсаң уңышка ирешеп була”, – дигән иде. Зилә Фидрат кызына технология дәресләре буенча сыйныфтан тыш түгәрәк алып барырга тәкьдим иттеләр. Балаларны төрле кул эшләре серләренә төшендерергә тырышып, үзе дә күп эзләнде. Укучыларны папертоль технология буенча картиналар иҗат итәргә, япон халкы уйлап чыгарганча, полимер балчыктан чәчәкләр ясарга, сәйләннән бизәнү әйберләре эшләргә өйрәтте. Укучылар кул эшләре белән төрле күргәзмәләрдә, конкурсларда катнаша, районда үткәрелгән гаилә бәйрәмнәрендә үзләре әти-әниләргә осталык дәресләре күрсәтә.
Тәҗрибәле укытучы дәрестән тыш чараларны да зур җаваплылык тойгысы белән оештыра. Районның урыс теле укытучылары өчен үткәргән семинары аеруча истә калырлык булды. Пушкин, Лермонтов, Толстой әсәрләре буенча XIX гасыр стилендә бал оештыруы – үзе бер вакыйга. Кызлар һәм егетләр патша чорындагы биюләрне өйрәнде, шул чор киемнәрен киде (киемнәрне дә Зилә Фидрат кызы үзе хәстәрләде). Морзалар авылы буларак танылган борынгы, тирән тарихлы Иске Калмаш авылында костюмлаштырылган бал реконструкциясе урынлы да, кызыклы да күренеш булды.
Үзенең эш тәҗрибәсен төрле матбугат басмаларында чагылдыра бара. “Педагог” журналында “Звени, звени, золотая Русь!” әдәби-музыкаль кичә сценарие, “Контрольные диктанты с грамматическим заданием” һәм башка материаллары басылды. Мәктәпнең “Лингвист” методик берләшмәсе җитәкчесе булып тора.
Укытучы кешегә күпләр сынап бага. Аның бар яктан да үрнәкле булуын күрәселәре килә. Зилә Фидрат кызының гаилә тормышы да сынатырлык түгел. Алар авылдашы Айдар Тимашев белән матур гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Унынчы дистәне ваклаучы әниләрен дә кадерләп тәрбиялиләр. Зилә Тимашеваның 2020 елда республика күләмендә үткәрелгән “Хатын-кыз – милләт анасы” конкурсында “Укытучы-педагог” номинациясендә җиңү яулавы, һичшиксез, очраклы түгел.
Әйе, укытучы-остаз балалар күңеленә белем, мәдәният, матурлык-нәфислек орлыкларын чәчә дә мәктәп бусагасыннан олы тормыш юлына озата. Җиңел булмаган, үз-үзеңнән эчке тәртип, зур ихтыяр көче, тирән белем, даими тырышлык таләп иткән, әмма үтә дә саваплы хезмәт. Ул орлыклар шытып, үсеп, бәрәкәтле җимешләре белән куандырса, остаз өчен шул иң зур бүләкләрнең берседер.

Руниза ДАУТОВА,
Башкортстанның мәгариф алдынгысы.
Чакмагыш районы,
Иске Калмаш авылы.

Фотолар мәктәп архивыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас