Нефтекама шәһәре Башкорт гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Гайсина “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы-2023”Бөтенрусия һөнәри конкурсында өченче урынны яулады.
“Конкурс икенче ел рәттән уза, анда без туган телне укытуның иң яхшы үрнәкләрен ачыклыйбыз. Узган ел, Ставрополь краенда беренче конкурска йомгак ясаганда, тагын бер номинация кертергә кирәклеге турында килештек, чөнки туган телне өйрәнү балалар бакчасыннан башлана. Туган телгә, әдәбиятка һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүче мәктәпкәчә учреждениеләр укытучыларының әһәмиятен күрсәтү мөһим. Шуңа күрә быелдан ике номинация үткәрелә”, — диде Русия мәгариф министры Сергей Кравцов, конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы исеме өчен барлыгы 104 педагог, шул исәптән 72 укытучы һәм 32 тәрбияче көрәште. Бу конкурста безнең республиканы Нефтекама шәһәре башкорт гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Гайсина һәм Уфаның 202нче полилингваль балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлсинә Ишбаева тәкъдим итте.
“Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы-2023” Бөтенрусия һөнәри конкурсы җиңүчесе итеп Владимир өлкәсеннән Артем Гусев танылды.
Укытучылар арасында икенче урынны Коми Республикасыннан Елена Расова, өченче урынны Башкортстаннан Гүзәл Гайсина алды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча махсус номинацияләрдә призлар тапшырылды. Аларның икесендә — “Иң яхшы медиавизитка” һәм “Тәрбияләнүчеләр белән иң яхшы педагогик чара” да Гөлсинә Ишбаева җиңүче дип табылды. Шулай ук “Иң яхшы медиавизитка” номинациясендә Гүзәл Гайсина да билгеләнде. “Иң яхшы дәрес” өчен халык онлайн-тавыш бирүендә Дагыстан Республикасы педагогы Магомед Манапов җиңүче булды.
Киләсе “Туган тел һәм әдәбият укытучысы" конкурсы алдагы елда Татарстан Республикасында узачак.
Фото: education.bashkortostan.ru