Агымдагы елның 8-10 октябрендә Уфада "Иң яхшы педагогик династия" Бөтенрусия конкурсы узачак. Бәйгене М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Русия Мәгариф һәм Ульяновск өлкәсе Мәгариф һәм тәрбия министрлыклары ярдәме белән оештыра. Конкурс “Педагог һәм остаз елы”на багышлана.
Бүген әлеге бәйге уңаеннан М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында матбугат конференциясе узды. Анда, спикерлар буларак, Башкортстан югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов, “Башкортстан укытучысы” журналының баш мөхәррире, жюри әгъзасы Салават Кәримов, “Башкортстанның ел укытучысы-2018” конкурсы лауреаты, Уфаның 93нче лицее директоры, жюри әгъзасы Евгения Рощупкина, Краснокама районыннан Шәйгәрәев-Әхмәтов укытучылар династиясе вәкилләре, М. Акмулла исемендәге БДПУның Тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча департаменты директоры Вилдан Исәнгилдин катнаштылар.
Русия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, илдә 500дән артык педагогик династия бар, аларның кайберләренең гомум стажы 1000 елдан артык.
"Кайчандыр кечкенә чишмә кебек, югары уку йорты эчендә генә башланып киткән конкурс зур, мул сулы елгага әйләнеп, быел беренче тапкыр Бөтенрусия күләмендә уза. “Иң яхшы педагогик династияләр" конкурсы “Педагог һәм остаз елы”нда укытучы һөнәренә мәхәббәт буыннан-буынга тапшырыла торган гаиләләр тарихына игътибарны юнәлтергә мөмкинлек бирә. Быел конкурсның читтән торып үтү этабына Русиянең 78 төбәгеннән 630 гариза бирелгән, бу илнең педагогик берләшмәсенең зур тарихи традицияләре турында сөйли. Укытучы хезмәтенә гасырдан-гасырга тугрылык саклаучы, һәр көнен киләчәк буыннарны тәрбияләүгә багышлаучы педагоглар династиясе бар. Константин Ушинский кебек бөек педагогларның тәгълиматларына нигезләнгән традицияләрне саклау Русия мәгариф системасына дөньяда иң яхшыларның берсе булып калырга мөмкинлек бирә. Укытучы — ул һөнәр генә түгел, ә бар булмышың белән педагог булу. Үз һөнәреңнең остасы булу өчен үсәргә, камилләшергә кирәк”, — ректорлар советы рәисе, Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов.
"Иң яхшы педагогик династия" конкурсы М. Акмулла исемендәге БДПУда 2012 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурсның беренче этабында катнашу өчен Русиянең 78 төбәгеннән 630 династия гариза биргән. Иң "өлкән" династиянең стажы 1307 ел тәшкил итә.
Конкурсның жюри составында танылган педагоглар һәм галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, "Ел укытучысы" Бөтенрусия конкурсы лауреатлары кергән. Барлык гариза биргән конкурсантлар арасыннан экспертлар 21 династияне сайлап алган, алар конкурсның ачык этабына чакырылган.
Финалчыларның географиясе бик киң — Ерак Көнчыгыштан, Саха (Якутия) Республикасыннан, Иркутск өлкәсеннән, Алтай краеннан алып Дагстанга, Краснодар краена һәм Донецк Халык Республикасына кадәр.
Быел бәйге өч номинация буенча үткәрелә:" Киләчәк нигезе" (гомум педагогик стажы 50 елдан 150 елга кадәр булган династияләр өчен), “Һөнәргә омтылыш" (гомум педагогик стажы 151 елдан 300 елга кадәр булган династияләр өчен) һәм "Гасырдан-гасырга" (300 елдан артык стажы булган династияләр өчен).
Матбугат конференциясендә "Иң яхшы педагогик династия-2022" конкурсының I дәрәҗә дипломы иясе, Краснокама районыннан Шәйгәрәев-Әхмәтовлар династиясе вәкилләре бәйге турында фикерләре белән бүлеште.
“Бәйгегә әзерләнгәндә нәселебезнең тарихын өйрәндек, укытучыларны барладык, династия базасын булдырдык. Туганнар арасында лаеклы педагоглар күп булуын ачыкладык”, — диде алар.
Шулай ук Укытучылар атналыгы алдыннан Акмулла университеты Чыңгыз Айтматов повесте буенча "Беренче укытучы" Халыкара видеопроектын тәкъдим итте, анда педагогик университетлар ректорлары, танылган педагоглар, сәнгать эшлеклеләре һәм Акмулла исемендәге БДПУ студентлары катнашты.