+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 сентябрь 2023, 15:00

Артем Баянов өчен тавыш бирегез!

Уфаның 39нчы гимназиясе педагогы “Русиянең ел укытучысы-2023” конкурсы финалында катнаша.

Артем Баянов өчен тавыш бирегез!
Артем Баянов өчен тавыш бирегез!

Башкортстан халкы “Русиянең ел укытучысы” конкурсы финалчысы Уфа педагогы Артем Баянов өчен тавыш бирә ала. Моның өчен 3 октябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр Русия Мәгариф министрлыгының чат-ботында үз тавышыңны бирергә кирәк.

 Тавыш бирү өчен ссылка: [leech=https://clck.ru/327phw]https://clck.ru/327phw[/leech]

Элегрәк язуыбызча, Уфаның 39 нчы гимназиясенең математика укытучысы Артем Баянов “Русиянең ел укытучысы-2023”конкурсының финалында республикабыз исеменнән чыгыш ясый. Артем Равил улы 11 ел укыта, ул ике тапкыр“Башкортстанның ел укытучысы” бәйгесендә үзен сынап караган. 2018 елда — лауреат, ә инде 2023 елда ул җиңүче булды.

Исегезгә төшерәбез, 2023 ел Русия Президенты Владимир Путин Указы белән “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде. Тематик елның миссиясе педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын тану.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: