– Миңа тагын бәйләнә башлады бит теге укытучы, – ди энесе абыйсына. – Кичә тиктомалдан “икеле” чәпәде.
– Вәт оятсыз! (Монда абый кеше дорфа сүз кулланды). Урынына куярга кирәк аны. Курка торган күлмәкләре тузды микәнни!
Әлеге сөйләшү озак кына барды, энесе бер-бер артлы төрле фәннәрдән белем бирүче остазларыннан зарланды, абыйсы тозлы-борычлы сүзләр белән тиргәде, туганына укытучыларга ничек усал итеп җавап бирергә өйрәтеп утырды.
Чәчтараш клиентлары арасында гел хатын-кызлар гына идек, кем дә булса әлеге икәүгә кисәтү ясарга батырчылык итмәде. Бу аңлашыла да, җаһиллыгы йөзенә чыккан әзмәвердәй ир-егеттән яхшылык көтеп булмасы күренеп тора.
Кайчаннан башлап җәмгыятебездә укытучы һөнәре хәвефле була башлады соң әле? Кайдан үсмерләрдә белем дөньясына әйдәүчеләргә карата бу кадәр ачу? Уйларым балачакка, мәктәп елларына алып кайтты. Шәһәрдә ничек булгандыр, әмма бездә, авыл җирендә, укытучы бик абруйлы шәхес иде. Кая инде аның белән телләшү, сүз көрәштерү! Мәктәптә начар билге алып кайтсаң да, әти-әниең: “Киләсе дәрескә яхшырак әзерләнеп бар. Укытучы апаңны көяләндермә”, – ди торган иде. Бер генә ата-ана да, хәзергеләр кебек, баласы “икеле” алгач, укытучыны гаепләп, пыр тузып мәктәпкә “разборка”га йөгерми иде. Нишләптер хәзер юньләп укымаган баласы өчен әти-әни укытучыны гаепли. Әлбәттә, укытучыларның да төрлесе бар инде: үз һөнәренә мөкиббәннәре дә, укучыларын өнәп бетермәгәннәре дә. Сискәндергәне шул: әти-әнисеннән укытучылар адресына шундый начар бәяләмә ишеткән бала остазларына карата ихтирамлы була алмый. Юкка гынамыни психологлар балагыз алдында укытучыны тикшермәскә киңәш итә. Ниндидер сорауларыгыз бар икән, укытучының үзе белән элемтәгә кереп, тыныч кына киңәшләшергә кирәк.
Интернет челтәрен ачсаң, чәчләр үрә торырлык: укытучыларын мыскыллауны укучылар видеога төшерә, шуны бөтен дөньяга фаш итә. Кайбер очракларда бу конфликтлар хәтта зур фаҗига белән тәмамлана. Мәскәү мәктәпләренең берсендә 9нчы сыйныф укучысы 39 яшьлек укытучысына пневматик мылтыктан ата, аннары башына кечерәк балта белән суга. Ярый әле мескен мөгаллимә исән кала. Бу күңелсез статистика мәгълүматларын озак дәвам итеп була, куркыныч вакыйгалар, ни кызганыч, илебезнең төрле тарафларында теркәлеп кенә тора.
...Ә мин тагын туган мәктәбемне – Бүздәк районының Түреш авылы урта мәктәбен күз алдына китерәм. Шулкадәр күркәм, имин белем учагы иде бит ул! Мәктәбебез коллективын авылда, районда зур абруйлы директор Флүр Сәхип улы Сөләйманов җитәкләде. Аның кабинеты яныннан аяк очларына гына басып үтәбез, төз, мәгърур сыны коридорның бер башында күренсә, яки әле үзе күренми, тамак кырганы гына ишетелсә дә, иң шук малайлар да тып-тын кала иде. Шул ук вакытта директорның беркайчан да тавыш күтәргәнен ишеткәнебез булмады. Ничек шулай идарә итә белде икән ул, соклангыч! Мәктәпкә баласы өчен яхшы билге сорап килүче ата-аналар да булмады. Ә укыту югары дәрәҗәдә иде: ел саен төрле фән олимпиадаларында районда гына түгел, республика күләмендә җиңүләр яуладык, безнең 16 гына кеше белем алган сыйныфтан мәктәпне өч укучы медаль белән тәмамладык. Югары уку йортларына керүчеләр дә бихисап булды.
Өлгәшмәүчеләрне дәресләрдән соң алып калып, өстәмә укыту, яхшы укучыларны олимпиадаларга әзерләү бар иде. Бүгенгедәй хәтердә: математика укытучысы Зилә Мансур кызы Моратова кичен безне, медальгә баручы өч кызны, өенә чакырып өстәмә шөгыльләндерә иде. Безгә, аңлатып, “Югары математика” китабыннан бирем тапшыра да, үзе сыерын саварга чыгып китә. Түр бүлмәдә Бөек Ватан сугышы ветераны булган биатасы түшәктә ята, аны да хөрмәтләп тәрбияли иде укытучыбыз. Ничек ихтирам итмисең инде шундый остазыңны?!
Хәзер укучылар белән өстәмә шөгыльләнергә укытучылар вакыт тапмый. Кәгазь эше, төрле отчетлар тутыру барлык вакытны ала, диләр. Ә балалар һәм үсмерләр тәүлекнең күп сәгатен Интернетта үткәрә. Файдалы мәгълүмат аламы ул аннан, әллә инде гел юньсезлеккә өйрәнеп утырамы – моны әти-әниләре дә ачыклап бетерә алмый, алар эштә. Виртуаль уеннарның үсеп килүче буынны начарлыкка, кеше гомерен бернигә дә куймаска өйрәтә торганнары да аз түгел. Менә шулар балада агрессия уята да инде. Яшьтәшләренә генә түгел, укытучысына да кизәнә башлый ул.
Кызыксынып, дөньядагы иң хәвефле һөнәрләр исемлеген эзләп таптым. Шахтерлар, саперлар, полиция хезмәткәрләре, электриклар, янгын сүндерүчеләр, биектә эшләүче төзүчеләр, балыкчылар һәм дә журналистлар кергән анда. Дөньялар болай барса, укытучыны да шунда өстәргә туры килмәгәе...
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.