+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 сентябрь 2023, 16:50

“Фәнни мәйдан” башкала укучыларын берләштерде

Бөтендөнья башкортлар корылтае “Фәнни мәйдан” күчмә комплекслы чара оештырды.

“Фәнни мәйдан” башкала укучыларын берләштерде“Фәнни мәйдан” башкала укучыларын берләштерде
“Фәнни мәйдан” башкала укучыларын берләштерде

30 сентябрьдә “Фән һәм мәгариф елы” кысаларында Бөтендөнья башкортлар корылтае (конгрессы) Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсе ярдәме белән Ф. Х. Мостафина исемендәге 20нче Уфа шәһәр башкорт гимназиясендә “Фәнни мәйдан” күчмә комплекслы чара оештырды.

Чара кысаларында башкорт гимназияләренең һәм башкала лицейларының 8-11нче сыйныф укучылары өчен лекторий узды. Модераторлар булып Бөтендөнья башкортлар корылтае рәисе, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов; Бөтендөнья башкортлар корылтаеның Мәгариф, фән, башкорт телен һәм әдәбиятын үстерү комиссиясе рәисе, Уфа күппрофильле һөнәри колледжы директоры Сынтимер Баязитов чыгыш ясады.

Тантанада катнашучыларны Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Розалия Сафиуллина сәламләде.

— Киләчәктә дә һәркайсыбыз үз урынында тарихны, мәдәниятне һәм башкорт телен саклау буенча үз эшен башкарса, ә очрашканда туган телдә аралашса, ул яшәячәк һәм чәчәк атачак. Бүгенге көндә республикада 50 белем бирү учреждениесе башкорт лицее һәм гимназиясе статусында. Туган һәм дәүләт теле буларак башкорт телен өйрәнүчеләр шактый. Без күп эшлибез, республика дәрәҗәсендә башкорт мәктәпләрен, туган телдә укытучы башка милли мәктәпләрне берләштерергә тырышабыз. Ел саен директорлар белән җыелабыз һәм милли мәгариф учреждениеләрендә булган проблемаларны һәм сорауларны бергәләп хәл итәбез. Бөтендөнья башкорт корылтае оештырган бу чара республиканың башка районнарында, шәһәрләрендә дәвам итәр һәм рухи импульс бирер дип өметләнәбез, — диде Розалия Расих кызы.

Лекторийда Башкорт дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасы мөдире, Башкортстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, техник фәннәр докторы, профессор Салават Мөдәрисов робот техникасын үстерүнең аерым аспектларына багышланган «Авыл хуҗалыгында робот техникасы» темасына доклады тыңланды. Укучы алдында шулай ук Лия Искәндәрова, «Аврора» талантларны үстерү үзәге» дәүләт мәгариф учреждениесенең “Олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерлек. Нәрсәдән башларга?"темасы буенча чыгыш ясады.

Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясе әгъзасы, Уфа дәүләт нефть техник университеты студенты Вилдан Хаҗиханов укучыларга мәгариф өлкәсендәге мөмкинлекләр, олимпиадаларга бәйле көнүзәк мәгълүмат белән таныштырды, актив булырга чакырды.

Лия Газизҗан кызы төбәк «Аврора» талантларны үстерү үзәге дүртенче ел «Һәр бала уңышы» федераль проекты чикләрендә Уфада эшләвен ассызыклады.

Чарада катнашучыларда билгеле программист, башкорт телендәге акыллы колонка уйлап табучы Айгиз Кунафинның чыгышы зур кызыксыну уятты.

Лекторий чикләрендә Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов башкорт галимнәренең күмәк хезмәте булган «Башкортстан халыклары атласы» белән таныштырды.

Рәсми өлештән соң «Башкортстан мәдәнияте» квиз-уены үтте, аны Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае оештырды.

Шулай ук шәһәрнең башкорт гимназияләре һәм лицейлары укучылары "Фәнни мәйдан" проекты чикләрендә шашка буенча "Сатраш" интеллектуаль уенында Русия шашкачысы, җиде тапкыр дөнья чемпионы Тамара Тансыккужина, халыкара гроссмейстер, Айнур Шәйбәков, шашка буенча берничә тапкыр дөнья чемпионы Айгөл Идрисова белән көч сынашты.

 

Юлай Кәримов фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас