3 октябрьдә “Төбәкнең тотрыклы үсеш факторы буларак Башкортстанда тел сәясәте” төбәк фәнни-гамәли конференциясе, “Русия Федерациясенең төп халыклары телләрен саклау” төбәкара тел форум-фестивале, осталык дәресләре булды.
Әлеге чаралар тел өлкәсендәге проблемаларны хәл итү юлларын эзләүгә, тел технологияләре өлкәсендә перспектив юнәлешләр һәм казанышлар турында хәбәрдарлыкны күтәрүгә, тел планлаштыру һәм җәмгыятьләрнең тел потенциалын мобилизацияләүгә юнәлтелгән “Минем туган телем” прoграммасы кысаларында уздырыла.
Чараларны оештыручылар – Башкортстан Хөкүмәте, ЮНЕСКОның “Мәгълүмат һәркем өчен” программасының Русия комитеты, Китапханәләр хезмәттәшлегенең төбәкара үзәге, республиканың Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, ЮНЕСКО эшләре буенча республика комитеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Уфа фән һәм технoлогияләр университеты, Ә.З. Вәлиди исемендәге Милли китапханә.
Чараларда Мәскәү, Йошкар-Ола, Чабаксар, Уфа шәһәрләреннән һәм Русиянең башка төбәкләреннән, Һиндстан, Кытай, Казахстан, Белоруссиядән төп халыкларның телләрен өйрәнү, укыту һәм саклау прoблемалары белән шөгыльләнүче алдынгы экспертлар, галимнәр һәм тел активистлары катнашты. Халыкара һәм Русия тел сәясәте өлкәсендә белгечләр безнең илдә милли һәм төбәк дәрәҗәләрендә яши торган тел ситуациясе турында фикер алышты, илебездә һәм дөньяның төрле илләрендә минoритар телләрне саклау тәҗрибәсе белән танышты, барыннан да элек күп теллеләрне, төп халыкларның телләрен саклау юлындагы киртәләрне ачыклады һәм аларны җиңү ысулларын билгеләде.
ЮНЕСКОның “Мәгълүмат һәркем өчен” программасының Русия комитеты рәисе Сергей Бакейкин, форум-фестивальдә чыгыш ясап, бүгенге көндә дөньяда 7 мең тел бар, дип билгеләп үтте.
- Атна саен бер тел үлә һәм пессимистик фаразлар буенча бу гасыр урталарына телләрнең яртысы гына калачак, ә гасыр ахырына - 700 тел. Бу нинди телләр булыр, без белмибез, - диде ул.
Сергей Бакейкин телләрне мөмкин булган барлык ысуллар белән сакларга кирәк, ди. Яшьләр хәзер гаджетларны актив кулланганга күрә, телләрне саклауда мобиль кушымталар ярдәм итә ала. Сергей Дмитриевич, кушымталарда тәрҗемәчеләр дә, сөйләм синхронизаторлары да, милли телләрдәге җайланмалар да булырга тиеш, дип ассызыклады.
Мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илдус Каһарманов Башкортстанда полилингваль мәктәпләр төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
- 2030 елга кадәр республикада тагын 19 полилингваль мәктәп ачу планлаштырыла. Башта моноэтник, ягъни башкорт теленә өстенлек белән, инглиз телендә кайбер төгәл фәннәрне укытып һәм урыс телендә предметларның төп өлеше белән полилингваль мәктәпләр ачу концепциясе булды. Әмма Башкортстанның полиэтник һәм поликонфессиональ төбәк булуын исәпкә алып, теге яки бу халыкның компактлы яшәү урыннарын исәпкә алу турында карар кабул ителде. Һәм әлеге территорияләрдә теге яки бу туган телләрне өйрәнүгә өстенлек булган полилингваль мәктәпләр ачыла. Бүгенге көндә Уфада ике полилингваль мәктәп эшли, берсе - Стәрлетамакта һәм Нефтекамада бар. Сүз уңаеннан, Нефтекамада - татар компоненты булган мәктәп. Быел тагын дүрт полилингваль мәктәп Акъярда, Сибайда, Учалыда һәм Мишкә районында ачылды, - диде ул.
Илдус Каһарманов шулай ук удмурт һәм чуваш полилингваль мәктәпләре ачылачак, дип билгеләп үтте.
Русия Чит ил эшләре министрлыгының кеше хокуклары буенча күпьяклы хезмәттәшлек департаменты директоры урынбасары Сергей Чумарев телләр торышына пессимистик караш турында коллегалары белән килешмәде. Сергей Леонидович фикеренчә, күп кенә мондый бәяләр һәм фаразлар сәясиләштерелгән.
Уфа фән һәм технологияләр университеты вәкиле Айнур Хәйбуллин башкорт телен өйрәнү өчен мобиль кушымталар өлкәсендәге эшләнмәләр турында сөйләде.
- Башкортстанда республика халыклары телләрен үстерүдә яңа проектлар эшләү өчен шартлар тудырылган. Безнең университет базасында федераль исемлеккә кертелгән һәм төбәкнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә кулланыла торган 35 электрон дәреслек формасы булдырылган. Вуз мобиль кушымталар булдыру өстендә актив эшли. Бу бигрәк тә яшьләрне процесска җәлеп итү өчен актуаль, - диде ул.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин