Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры, Русия Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге III Яшь җырчылар ачык республика конкурсының беренче премиясе лауреаты, Русия Мәдәният министрлыгы каршындагы вокал сәнгате буенча совет әгъзасы, профессор, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы мөдире Фәрзәнә Сәгыйтова белән иңгә-иң терәп эшләгән хезмәттәшләре аның хезмәтен югары бәяли.
Редакция почтасына килгән язма да шул хакта сөйли. Аны Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры, Русиянең Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Җәмил Әбделманов язган.
“1990 еллар ахырында Фәрзәнә Сәгыйтованың профессиональ язмышында мөһим үзгәрешләр була. Ул Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтына педагог сыйфатында чакырыла. 1999 елдан бүгенге көнгә кадәр вокал сәнгате кафедрасын җитәкли. Фәрзәнә Фаткулла кызы Уфа вокал мәктәбенең яхшы традицияләрен саклап, бер үк вакытта вокал педагогикасында дәвамлылыкны, укыту потенциалын яңартуны да хәстәрли. Кафедрага педагог-җырчылар чакырыла: Идрис Газиев, Фәнәви Салихов, Тәнзилә Үзәнбаева, Любовь Буторина, Лилия Халикова һәм башкалар. Опера, камера һәм халык җырларын зур башкару тәҗрибәсе булган укытучылар Уфа вокал мәктәбе методикасын практик белемнәр белән баета. Фәрзәнә Фаткулла кызы үзен яшь педагогларга да, кафедра студентларына да остаз буларак таныта, алар өчен танылган җырчылардан белем алу мөмкинлеге булдыра.
Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының республика методик үзәге буларак та вокал сәнгате кафедрасы казанышларын саклый һәм арттыра Фәрзәнә Сәгыйтова. Профессор-укытучылар составының республика, төбәк, бөтенрусия һәм халыкара конкурсларны жюри әгъзалары һәм рәисе сыйфатында оештыруда һәм үткәрүдә катнашуы сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларны һөнәри белем алуга җәлеп итү өчен мөмкинлекләр тудыра.
Күпсанлы остаханәләр, ачык дәресләр, квалификация күтәрү курслары, шулай ук актив концерт-җырлау эшчәнлеге укытучылар һәм студентлар өчен дә бәяләп бетергесез иҗат лабораториясенә әверелә. Шулай итеп, Фәрзәнә Сәгыйтова җитәкчелегендәге кафедра бүгенге көндә күпфункцияле фәнни-методик үзәк булып тора.
Фәрзәнә Фаткулла кызы педагог буларак, кафедраның беренче педагоглары – Мәскәү, Екатеринбург һәм Казан консерваторияләрен тәмамлаучылар тарафыннан салынган Уфа вокал мәктәбенең академик җырлауның классик традицияләренә тугрылык кебек принципларына да сакчыл карый.
Башкару академизмы милли репертуар әсәрләрен башкару манерасына да кертелә, шуның белән халык сәнгатенең һәм милли композиторлар иҗатының иң яхшы үрнәкләрен яңа дәрәҗәгә күтәрә. Шул ук вакытта халык җырларын интерпретацияләүдә милли стилистика һәм башкару манерасы саклана.
Кафедра җитәкчесе буларак, Фәрзәнә Сәгыйтова катнашлыгында магистратура һәм кадрларны һөнәри яктан яңадан әзерләү буенча уку программалары эшләнде. Үзбәкстан, Казахстан, Корея, Кытайдан студентлар кабул итү Уфа вокал мәктәбе географиясен киңәйтүче яңа юнәлеш булып тора.
Башкортстанның әйдәп баручы иҗат вузының вокал сәнгате кафедрасы мөдире Ф. Сәгыйтова Русиянең мәгариф киңлегендә дә мөһим урын алып тора. Ул Русиянең Мәдәният министрлыгы каршындагы музыкаль белем бирү буенча Координация советы әгъзасы, Русиянең Мәдәният министрлыгы каршындагы вокал сәнгате буенча совет әгъзасы булып тора һәм Русия вокал мәгариф өлкәсенә үзенең шәхси фәнни-педагогик тәҗрибәсен һәм Уфа вокал мәктәбенең үзенчәлекле традицияләрен кертә.
Фәрзәнә Фаткулла кызы Уфа сәнгать училищесында – 48, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында 50 студент укытып чыгарган. Алар арасында – Русиянең атказанган артистлары Фәнәви Салихов, Антонина Волкова, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова, Башкортстанның халык артистлары Рима Амангилдина, Фәдис Ганиев, Миңзифа Искуҗина, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Башкортстанның, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Букеева, Рөстәм Асаев, Лилия Биктимерова, Ришат Төхвәтуллин, Руслан Сәйфетдинов, Флорида Исмәгыйлева, Гөлшат Гыйрфанова һәм башкалар бар.
Фәрзәнә Сәгыйтованың армый-талмый педагогик эшчәнлеге нәтиҗәсендә республиканың ике әйдәп баручы иҗат коллективы – Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театры коллективы даими рәвештә югары профессиональ кадрлар, киң башкару профилендәге үзенчәлекле вокалчылар белән тулылана. Аның сыйныфын тәмамлаучыларның күбесе, укытучы эшен дә дәвам итеп, үзләрен Русиянең һәм Башкортстанның төрле иҗади уку йортларында педагогик эшчәнлеккә багышлый.
Педагогик һәм җитәкчелек эшчәнлегенең күпьеллык тәҗрибәсе аның күпсанлы фәнни хезмәтләрендә дә чагылыш таба. Алар арасында, “Башкорт халык җыры”, “Башкорт композиторы З. Исмәгыйлевнең вокаль иҗаты”, “Башкорт вокаль мәктәбенең барлыкка килүе һәм үсеше”, “Башкорт композиторы Х. Әхмәтовның вокаль иҗаты”, “Башкорт профессиональ вокаль музыкасының башлангычы. Газиз Әлмөхәммәтов портретына штрихлар”, “Профессор М. Г. Мортазинаның студент-вокалчыларны укытуының кайбер ысуллары һәм алымнары турында” һәм башка күп кенә мәкаләләр, шулай ук уку программалары һәм җырлау өчен хрестоматияләр бар. Монда да ул — җитәкче-укытучы буларак, хезмәттәшләре өчен үрнәк, аларда үзенең педагогик тәҗрибәсен, башкорт музыкаль мәдәнияте тарихы һәм хәзерге заман контекстында укытуның үз авторлык методикасын фәнни аңлауга кызыксыну уята.
Искиткеч педагог, җитәкче һәм остаз Фәрзәнә Фаткулла кызы турында уйланып, һөнәри белем һәм тәҗрибә генә, әгәр алар уңай кешелек сыйфатлары белән баетылмаса, көтелгән нәтиҗәләр бирмәячәк, дигән фикергә киләм. Нәкъ менә шәхеснең күпкырлылыгы аңа Уфа вокал мәктәбенең үсешенә һәм камилләшүенә бәяләп бетергесез өлеш кертергә мөмкинлек бирә.
Фәрзәнә Фаткулла кызына рәхмәт һәм эчкерсез хөрмәт хисе бу мәкаләне язарга этәргеч бирде. Моның белән Башкортстанның берничә буын иҗади интеллигенциясе вәкилләре фикерен белдерәм дип уйлыйм”.
Җәмил ӘБДЕЛМАНОВ,
Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры, Русиянең Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы.