

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Төбәк җитәкчесе республика педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Ел педагогы» конкурсында җиңүчеләргә республиканың дәүләт бүләкләрен һәм дипломнарын тапшырды.
- Республика мәктәпләрендә 33 меңгә якын укытучы эшли һәм аларның һәрберсе иң җылы сүзләргә лаек. Сез балаларга белем алырга ярдәм итәсез, аларда хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, Ватанга мәхәббәт һәм тарихыбызга хөрмәт тәрбиялисез.
Соңгы елларда без укытучы һөнәренең абруен күтәрү өчен күп эшләр башкардык. "Педагог һәм остаз елы"нда авылларда эшләүче яшь укытучыларга һәм производствога өйрәтү мастерларына грантлар арттырыла. «Ел педагогы» республика конкурсында җиңүчеләргә һәм лауреатларга премияләр, урта һөнәри белем бирүне үстерүдә казанышлары өчен иң яхшы колледжлар өчен грантлар булдырылды. Быел иң яхшы балалар бакчасы хезмәткәрләренә 50 грант бирәчәкбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru