Безнең илдә укытучы һөнәренә, укытучыларга элек-электән хөрмәт белән караганнар. Совет иле таркалгач, әлеге һөнәр ияләренә дә караш үзгәрде, дәрәҗәсе дә төште кебек. Менә шуларны искә алып, илебез Президенты бу елны “Педагог һәм остаз елы” дип игълан итте дә инде. Шушы уңайдан илебездә дәүләт дәрәҗәсендә күп эшләр башкарыла. Гәзитебез битләрендә сыйныфташлар, курсташларның очрашуы, шундый чараларга укытучыларын да чакырып, хөрмәт күрсәтүе турында әледән-әле язып торабыз. Менә шундый очрашуларның берсенә 43 ел элек Сибай педагогия училищесын тәмамлаучылар җыелган.
Дөньядагы иң изге һөнәрләрнең берсе – укытучы булырга хыялланган егет һәм кызлар 1976 елда Дуван, Караидел, Дәүләкән, Зианчура, Зилаер, Хәйбулла, Баймак, Әбҗәлил районнарыннан, Сибай шәһәреннән Сибай педагогия училищесына укырга керә. Әле генә туган йорт бусагасын атлап, әти-әниләренең җылы канаты астыннан чыккан балалар үзләре сайлаган һөнәрнең серләренә төшенә. Әлбәттә, туган йорттан читтәге беренче адымнар беркемгә дә җиңел бирелми: кемдер сагына, кемдер үзаллы тормышка тиз генә өйрәнеп китә алмый. Менә шушы чакларда үсмерләргә ярдәм кулын сыйныф җитәкчеләре Мәдинә Дәүләтбирдина суза да инде.
– Инде үзебез күптән картәни-картәти булсак та, яшь чакта бергә укыган курсташлар белән дуслык җепләре өзелми. Бер-беребезнең хәлләрен белеп, аралашып, очрашып торырга тырышабыз. Укытучыларыбызны да чакырабыз, әгәр дә инде аларның Урал аръягына килергә мөмкинлекләре булса, бик тә шатланабыз. Быелгы очрашуга сыйныф җитәкчебезнең килергә ризалыгын алгач, бик тә куандык. Ни дисәң дә, Мәдинә Гатаулла кызы инде тугызынчы дистәсен ваклый, Аллаһка шөкер.
Мәдинә апабыз безгә әниебез кебек иде. Ул укучыларына, хезмәттәшләренә һәрвакыт ачык һәм мөлаем булды. Йөзеннән ягымлы елмаю китмәде. Без, аңа карап, ничек купшы киенергә, чәч-толымнарыбызны матур итеп йөртергә өйрәндек. Мәдинә ханым ире Риф Ильяс улы белән бергә эшләде. Аларга карап, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт шундый булырга тиеш, дип соклана идек. Укуыбызны тәмамлап чыгып киткәч тә ул безнең тормыш белән кызыксынып торды. Мөмкинлек булганда, аралашырга да тырыштык.
Очрашуга килгәч, Мәдинә Гатаулла кызының безгә һаман “балалар” дип дәшүе, игътибары, ихтирамы күңелләребезне арбады. Әйе, укытучыбыз өчен без 15-18 яшьлек балалар булып калсак, безнең өчен ул йөрәкләребез түрендә хөрмәтле укытучы Мәдинә Гатаулловна булып урын алган, – ди Дилә Игликова.
Мәдинә Дәүләтбирдина — 40 ел педагог булып эшләгән шәхесләребезнең берсе. “Әлеге курста укыган студентлар нәрсәсе белән исегездә калган?” дигән соравыма ул болай җавап бирде.
– Алар бик тырыш, актив булды. Училищеда үткәрелгән бер генә чарада да катнашмыйча калмадылар. Әле генә туган йортларынннан аерылып чыгып киткән, канатлары ныгынмаган балаларга карап, берчә соклансам, берчә кызгана да идем, чөнки үземнең дә улларым алар яшендә генә иде. “Бу балаларның әти-әнисе ничек кенә йөрәкләре җитеп, балаларын яннарыннан аерып җибәрде икән?” дип уйлый идем. Бәлки, шуңа күрә дә, аларны якын күреп, ярдәмләшергә тырыша идем.
Аллаһка шөкер, шушы курсны тәмамлаганнарның күпчелеге һөнәрләренә тугры калып, укытучы булып эшләде һәм әле дә эшләп йөри. Араларында фидакарь хезмәтләре өчен зур абруй һәм исем яулаганнары да бар. Күптән түгел генә Сибайдагы 12нче мәктәп директоры булып эшләгән Гыйльминур Гайнуллина Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем алды. Гомумән, укучыларымның һәркайсының тормыштагы һәм хезмәт юлларындагы казанышлары өчен куанычлы хисләр кичерәм.
Быел чакыру алгач, үз алдыма максат куеп, очрашуга әзерләндем һәм, Аллаһка шөкер, бу уй-ниятем тормышка ашты. Укучыларым инде үзләре дә алтмыш яшьтән өстә булса да, минем өчен алар һаман балалар булып кала. Аларның һәркайсына сәламәтлек, күңел тынычлыгы, сабырлык телим, – диде Мәдинә апа.
Зөһрә ИСЛАМОВА.