

Колледж укытучылары Учалы мәктәпләре укучылары өчен «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән яңа лабораторияләрдә һәм остаханәләрдә осталык дәресләре уздырды.
- Узган елдан башлап Башкортстан - «Профессионалитет» федераль проектының актив катнашучысы, аны гамәлгә ашыруның төп принцибы - партнер предприятиеләрнең максатлы заказы астында булачак белгечләрне әзерләү, белем бирү программаларын актуальләштерү, укытучыларның квалификация дәрәҗәсен күтәрү, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры вазыөфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин.
Ярминкә барышында эш бирүчеләр колледж студентлары белән очрашу уздырды, һөнәри юл сайлау һәм карьера үсеше, үз эшеңне ачу өчен кирәкле шартлар турында сөйләде.
Башкортстан колледжлары директорлары быел төзелгән белем бирү инфраструктурасы белән танышты. «Тау эшләре тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге» дип аталган "түгәрәк өстәл"дә төбәк предприятиеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен челтәр багланышлары үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.