Һәр ике атна саен җир йөзендә бер тел юкка чыга... Бүген дөньяда 7 мең тел бар, дип санала. Шуларның 40 процентына юкка чыгу куркынычы яный. Уйлап карасаң, кешелек дөньясы барлыкка килгәннән алып, бүгенге көнгә кадәр ни кадәр телне югалтканбыз! Галимнәр әйтүенчә, аларның берникадәре шушы телдә сөйләшкән соңгы кешенең вафат булуына бәйле булса, зур гына өлеше аерым телдә сөйләшү тукталуга кайтып кала. Ягъни, кешеләр бу телдә аралаша белә, әмма башка телләрдә сөйләшә. Тел – безнең мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, аерым милләтнең үзенчәлеген билгеләүче төп факторларның берсе. Әлбәттә, тел югала икән, милләтнең аерым мәдәнияте дә тора бара юкка чыга.
Югарыда күрсәтелгән саннар куркыныч булып тоелса да, бәхеткә, бездә хәлләр начар түгел. Республика, гомумән, илебез дә, күпмилләтле булуы белән аерылып тора. Без дуслыкның кадерен беләбез, һәр милләтнең аерым хөрмәткә лаек булуын яхшы аңлыйбыз. Әлбәттә, бу бездәге галимнәргә, телчеләргә һәм мәдәният хезмәткәрләренә бәйле.
– Телне өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш. Бала башка мохиттә үссә дә, әти-әнисе туган телдә аралаша икән, ул барыбер шул телдә сөйләшергә өйрәнә. Әлбәттә, мәктәптә дә аны үстерү мөмкинлеге булырга тиеш. Һәр балага шулай кечкенәдән йогынты ясап кына, телебезнең киләчәген саклый алабыз, – дип сүз башлады танылган тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Юлай Псәнчин.
Шушы көннәрдә Юлай Вәли улына 60 яшь тулды. Ул бөтен гомерен башкорт телен үстерүгә, аны балаларга дөрес итеп җиткерүгә багышлаган. Юлай Псәнчинны Башкортстанда һәм аннан читтә тел галиме буларак кына түгел, лингвометодист, педагог һәм хәтта фән оештыручы буларак та беләләр.
Юлай Вәли улы 1963 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә танылган башкорт тел галиме, тюрколог һәм педагог Вәли Шәгали улы Псәнчин гаиләсендә туган. География фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры вазыйфаларын башкаручы Айбулат Псәнчинның өлкән абыйсы да ул. Аңа кечкенәдән фәнне тирәнтен сеңдерү бәхете тигән, чөнки аларның өендә һәрвакыт фәнгә зур хөрмәт белән караганнар. Менә шушы үзенчәлек аның киләчәктә гуманитар фәннәр белән кызыксына башлавына булышлык иткән дә инде. Галимнең әнисе Лилия Килмөхәммәтова китапханәче булган. Ул хаклы ялга чыкканчы 10 ел Башкорт дәүләт университеты китапханәсенең библиография бүлегенең биология һәм география секторын җитәкләгән.
Уфа шәһәренең 20нче башкорт мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1980 елда Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә һәм, “Филолог” белгечлеге алып, аны 1985 елда тәмамлый. 1985-88 елларда СССР Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Тарих, тел һәм әдәбият институты аспирантурасында “төрки телләр” белгечлеге буенча белем ала. 1990 елның апрелендә Юлай Псәнчин Баку шәһәрендә диссертация яклап (фәнни җитәкчесе – филология фәннәре докторы, Башкорт АССРының атказанган фән эшлеклесе Нәҗибә Максютова), филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була. 1989-98 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының башкорт теле кафедрасы ассистенты, өлкән укытучы, доцент булып эшли. 1997 елда Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында (Мәскәү шәһәре) стажировка уза. 1998-2000 елларда Тел белеме институтының урал-алтай телләре бүлеге каршындагы докторантурада әзерлек уза. 2000 елның ноябрендә докторлык диссертациясе яклап (фәнни консультанты – Русия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Әдһәм Тенишев), филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия була. 2001-07 елларда М. Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университетында – башкорт теле кафедрасы доценты. 2009 елның октябрендә профессор исеменә лаек булган.
2007-14 елларда М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университеты филиалының психология-педагогика һәм гуманитар белем бирү кафедрасы профессоры булып эшли. “Башкорт теле (Башкортстан Республикасының дәүләт теле)”, “Башкорт теле (туган тел)”, “Ватан әдәбияты тарихы”, “Цензура тарихы”, “Әдәбият нигезләре”, “Әдәбият нигезләре һәм әдәби текстка анализ” курслары алып бара. Шул ук вакытта 2007-12 елларда Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең башкорт теле кафедрасында эшли. 2012-13 елларда берничә курсны уку өчен Русия Ислам университетының тел белеме кафедрасы профессоры сыйфатында чакырыла, 2013-14 уку елында Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты туризм һәм коммуникацияләр факультетының “Чит илләрнең төбәкләр белеме” кафедрасы профессоры булып хезмәт итә.
Юлай Вәли улының фәнни кызыксынулары бик киң. Бу – лексика, фигыль семантикасы, лингвистик фән тарихы һәм башкорт телен укыту методикасы мәсьәләләре. Әмма, барыннан да элек, Юлай Вәли улы башкорт теленең грамматик стилистикасы теориясенә нигез салучы буларак танылды. Юлай Псәнчин тикшеренүләренең нәтиҗәләре “Башкорт телендәге исемдәге сүз үзгәртүче сүзлек категорияләренең стилистикасы” (Уфа, 2000), “Башкорт теленең исем стилистикасы: килеш категориясе” (Уфа, 2007), “Башкорт теленең стилистикасын өйрәнү тарихы” (20-70нче еллар. XX гасыр)” (Стәрлетамак, 2009), шулай ук “Русия һәм БДБ илләре халыкларының телләрен үстерү һәм саклау факторы буларак Библия тәрҗемәсе: проблема һәм хәл итү юллары” (М., 2010), “Төрки телләре һәм әдәбиятлары тарихи перспективада”
(М., 2022) коллектив монографияләрендә бар.
Юлай Псәнчин – Башкортстан Мәгариф министрлыгының “Башкорт теле” мәктәп дәреслекләренең автордашы булып тора: башкорт мәктәбенең 5 сыйныфы өчен дәреслек (1991, 1995, 1999, 2003, 2007, 2016, 2017, 2020 еллар басмалары), “Башкорт теле: 9 сыйныф башкорт мәктәбе өчен дәреслек (2016, 2017, 2020 еллар басмасы) һәм “Туган тел: башкорт мәктәбенең 10-11 сыйныфы өчен дәреслек” (2001, 2009, 2014, 2014, 2018 еллар басмалары). Алар тел укытуның коммуникатив ысуллары теориясе һәм практикасы нигезендә төзелгән. Анда укучылар сөйләмен үстерү юнәлеше беренче планга куела, теоретик мәгълүматлар өйрәнелә торган тел күренешләре классик сәнгать, публицистик текстлар һәм башкорт шигъри иҗаты үрнәкләре мисалында анализлана. Бу дәреслекләр шулай ук башкортлар яшәгән Русиянең чиктәш төбәкләрендә (Чиләбе, Самара, Ырынбур, Курган өлкәләре һәм Пермь крае) актив кулланыла.
Әлеге хезмәтләр киңкүләм мәгълүмат чараларында укытучылардан һәм телчеләрдән югары бәя алды.
2003 елда Юлай Псәнчин “Русия энциклопедиясе” бүлеге буенча Русия Табигый фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана. 2004 елда Көнчыгыш белгечләренең IV Бөтенрусия съездында Юлай Вәли улы 2004-06 елларга Русия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш белгечләре җәмгыяте вице-президенты итеп сайланды. 2006 елның сентябрендә Уфада Русия Шәрык белгечләренең V фәнни-оештыру съездында ул нәкъ менә шул сыйфатта актив катнашты. 2004 елның августыннан Юлай Вәли улы Русия Көнчыгыш белгечләре җәмгыятенең координаторлар советы әгъзасы һәм Көнчыгыш белгечләре җәмгыяте әгъзасы булып тора. 2004-06 елларда “Бюллетень Общества востоковедов” академик басмасының редколлегиясендә әгъза сыйфатында тора. 2008-13 елларда М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалы базасында Юлай Псәнчинның актив катнашлыгында, Башкортстанның III, IV, V, VI, VII туган телләр, тарих һәм мәдәният буенча республика олимпиадалары үткәрелде.
Юлай Вәли улының әлеге өлкәдәге казанышлары санап бетергесез. Чыннан да, гомерен башкорт телен саклауга, аны үстерүгә багышлаган галимнең тормыш юлы соклану хисе тудыра. Билгеле, мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен бик зур тырышлык салырга кирәк. Монда аның характеры да зур роль уйный. Һәрвакыт максатына ирешүчәнлеге, тырышлыгы, кызыксынучанлыгы белән бергә, туган телгә мәхәббәт, хөрмәт тә бизи аны.
– Шәһәрдә туып-үссәм дә, әти-әни безнең белән һәрвакыт туган телдә аралашты. 1970 елда Уфада беренче башкорт мәктәбе ачылды. Мин шул 20нче мәктәпкә укырга кердем. Без – шушы мәктәпнең беренче чыгарылышы. Мәктәп еллары да, студент чагым да миңа әлеге үрләргә ирешү өчен ныклы нигез булды, чөнки мине һәрвакыт чын мөгаллимнәр укытты. Аннары бик көчле телчеләр белән эшләргә туры килде. Аларның һәркайсы гомеремнең аерым этабында зур роль уйнады, – ди ул.
Билгеле инде, галим һәрвакыт үз өлкәсенең киләчәген кайгыртып яши. Ә Юлай Псәнчинга бу җәһәттән тагын да күбрәк уйланырга кирәк, чөнки бүген туган телләргә караш бик нык үзгәрде.
– Авылларда да балаларның үз телендә сөйләшмәвен күреп күңел әрни. Шәһәрдә төрле милләт вәкилләре яшәгәч, монда балаларның шушы телдә үзара аралашуын берникадәр аңлатып та була кебек. Ә менә чын башкорт авылында хәлләрнең шундый булуы уйга сала. Телләрнең нигезе нәкъ авыллар икәнен онытырга ярамый. Балачагымда каникуллар вакытында Күгәрчен районының Беренче Дәүләткол авылына кайта идем. Биредә картәнием белән бары тик башкорт телендә аралаша идек. Бала нинди мохиттә үсә, аның киләчәге дә шуңа бәйле була. Шуңа да тел турында фикер йөрткәндә, иң беренче гаиләләргә игътибар итәсем килә.
Мәктәптә укыганда укытучылар тәрбиягә дә зур игътибар бирде. Мәсәлән, без, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең тарихын яттан белә идек. Башкорт сугышчыларының, язучыларының һәм башка билгеле шәхесләрнең портретлары мәктәптә эленеп тора иде. Укытучылар алар турында һәрвакыт сөйләп торды. Һәм шуны әйтәсем килә, безнең сыйныфтан, миннән башка да, тел белән шөгыльләнүчеләр күп чыкты. Мин моны шушы мәктәптә безнең күңелләргә салынган патриотизм, һәм үз милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләүдән күрәм, – ди ул.
– Бала берничә телне берьюлы өйрәнергә сәләтле. Әлбәттә, туган тел дә укытылырга тиеш. Яңа төр имтиханның туган телләрне өйрәнүгә кире тәэсире белән килешмим. Элек тә бала туган телендә сөйләшергә өйрәнеп, мәктәпкә барган. Әле дә аңа кечкенәдән шушы телгә мәхәббәт тәрбияләргә була. Шул ук вакытта, аңа башка телләрне дә өйрәтергә кирәк, – дип дәвам итә галим.
Әйткәндәй, Юлай Псәнчин бүген үзе дә тормыш иптәше белән ике бала тәрбияли. Галимнең тормыш юлдашы – Рудольф Нуриев исемендәге башкорт хореография колледжында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Аларның гаилә коруларына 19 ел була.
– Югары нәтиҗәләргә ирешкән ир-егет артында аның хатыны, тора диләр. Бу, чыннан да, шулай. Эшем бик зур җаваплылык таләп итә. Әлеге хезмәтләрне башкарып чыгу өчен дә бик күп вакыт һәм түземлек таләп ителде. Шушы вакытта миңа тормыш иптәшем һәрвакыт таяныч булды. Ул минем эшемне яхшы аңлый. Аның үзенең эше дә төрле уку планнары төзәүгә нигезләнгән. Үзем дә аңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзермен. Өйдә сине аңлаучы булганда гына күңелдә тынычлык була, эшең көйле бара. Һәм, әлбәттә, балаларыбыз мине бик канатландыра, – ди Юлай Вәли улы.
Псәнчиннар ике балага гомер бүләк иткән. Кызлары Гөлнәзирә 2005 елда, әтисенең туган көнендә туган. Бүген ул Уфа дәүләт технология һәм дизайн колледжында белем ала. Матур итеп сурәтләр төшерүче, төрле бизәгечләр ясаучы кыз, чыннан да, кечкенәдән матурлыкны, гүзәллекне күңеле белән тоя белә. Арытаба әлеге бәхетле гаиләне тулыландырып, 2008 елда уллары Данияр дөньяга аваз салган. Ул әле 9нчы сыйныфта гына укыса да, бик җитди, акыллы, спорт белән шөгыльләнә. Мәктәптә булган төрле эшләрдә оештырып йөрүче дә ул. Балалар урыс һәм башкорт телендә иркен аралаша. Шул ук вакытта, башка телләрне дә өйрәнәләр. Әлеге күркәм гаилә балаларын туган илнең чын патриотлары, милләтнең дәвамчысы итеп үстерергә тырыша.
Әйе, тел – гасырлардан-гасырларга күчеп, безнең көнгә килеп җитсә дә, аны өйрәнү һаман дәвам итә, аның без белмәгән үзенчәлекләре әле дә күп. Юлай Вәли улы да төрле төбәкләрдә яшәүче хезмәттәшләре белән даими элемтәдә торуын билгели. Аеруча, Пензада эшчәнлек алып баручылар белән тыгыз мөнәсәбәттә ул.
– Башкорт телен өйрәнүне күз уңында тотканда, башка төрки телләрне дә онытырга ярамый. Мәсәлән, мин татар халкының бөек улы, академик Мирфатыйх Зәкиевны телгә алыр идем. Ул безнең республика өчен бик зур хезмәтләр калдырып, бакыйлыкка күчте. Аның белән төрле конференцияләрдә катнаша идек. Башкортстанга килеп, ул бик күпләргә фән докторы, кандидаты гыйльми дәрәҗәләрен алуга ярдәм итте. Шулай ук Әдһәм Тенишевны искә аласым килә. Ул Мәскәүдә Русия Фәннәр академиясе гыйльми институтында урал-алтай телләре бүлеген 41 ел җитәкләде. Ул Башкортстан өчен сигез фән докторы әзерләде. Аның өендә еш кына була идек. Тормыш иптәше, шулай ук, бик ачык күңелле кеше. Ул да төрле фәнни эзләнүләр, тикшеренүләр белән шөгыльләнде. Гомумән, бу исемлекне әле бик озак дәвам итәргә була, – ди ул.
Чыннан да, телләрне өйрәнү – киң кырлы юнәлеш. Монда аерым бер милләтнең гореф-гадәтләрен дә, аның тарихын, хәтта географик үзенчәлеген дә белү кирәк. Галимнәр өчен яшь үзенчәлеге мөһим түгел. Алай гына да түгел, бу өлкәдә күбрәк өлкәннәр зур нәтиҗәләргә ирешә, дип әйтү дә хата булмас, чөнки тикшеренүләр үткәрү өчен еллар кирәк. Юлай Вәли улы 60 яшенә җиткәндә үз милләте өчен бик зур ачышлар ясаган галим. Аның кебек үз халкын яраткан, аның өчен армый-талмый эшләгән шәхесләр булганда милләтнең, телнең киләчәге, һичшиксез, якты булачак!
Гөлия Гәрәева.