

Мәсәлән, быелгы дәреснең темасы - мессенджерлар. Укучылар аралашу өчен санлы сервисларның үзенчәлекләрен өйрәнәчәк һәм "VK-Мессенджер"дагы Сферум укыту профиленең мөмкинлекләре белән танышачак, шулай ук мессенджерларны булдыру һәм үстерү өчен кирәкле IT-һөнәрләр турында беләчәк. Сез дә проектка сылтама буенча кушыла аласыз
Мәктәп укучылары санлы коммуникацияләр сервисларын булдыручы һәм үстерүче IT-белгечләр ролен үз өстенә ала алачак, шулай ук көн саен мобиль эшләүчеләр, дизайнерлар, IT-һөнәрдә очрый торган мәсьәләләрне хәл итүдә үз көчен сынап карый алачак.
"Саннар дәресе"ндә 1-11нче сыйныф укучылары компьютердан, планшеттан яки смартфоннан катнаша алачак. Моның өчен проектның сайтына кереп, каталогта "VK дәре"сен сайларга кирәк. Укучылар һәм педагоглар материалларга керү мөмкинлеген алачак һәм яшьләренә карап дәрәҗә сайлый алачак: 1-4нче, 5-8нче, 9-11нче сыйныфлар. Дәресләрне теләсә кайсы вакытта башларга мөмкин: мәктәптә - укытучы яисә өйдә, мөстәкыйль рәвештә яки ата-ана белән.
Фото: habr.com