+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 октябрь 2023, 06:45

Мәктәп укучылары сәяхәт итә

Быел Башкортстанның 28,5 мең укучысы "Мәктәп туризмы" проектында катнашты.

Мәктәп укучылары сәяхәт итәМәктәп укучылары сәяхәт итә
Мәктәп укучылары сәяхәт итә


Гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-9нчы сыйныфларында укучы 28,5 мең үсмер «Мәктәп туризмы» программасында катнашты. Турлар 2023 елның апрелендә гамәлгә ашырыла башлый. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында туристлык сәяхәтләрен оештыруга 196,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Проектны төбәк бюджетыннан финанслау күләме 78,5 миллион сум тәшкил итә.
- Башкортстанда икенче ел тормышка ашырыла торган «Мәктәп туризмы» гомумдәүләт проекты ярдәмендә укучылар республика буйлап сәяхәт итә ала. Яшь туристлар өчен кызыклы һәм танып белү маршрутлары эшләнгән, алар табигый һәм сәнәгать объектларына, төбәкнең истәлекле урыннарына, остаханәләргә, спорт чараларына баруны үз эченә ала. Мондый сәяхәтләр укучыларга туган якларының тарихын һәм мәдәниятен яхшырак белү генә түгел, ә патриотик тәрбия бирү мөмкинлеге дә булып тора, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Балалар өчен кызыклы һәм уңайлы сәяхәтләрне тәҗрибәле төбәк туроператорлары оештыра. Ике көнгә кадәр дәвам иткән кыска сәяхәтләрдә 5-9нчы сыйныф укучылары катнаша. Маршрут, экскурсияләр һәм кунакханәләрне укучылар һәм ата-аналар үзләре сайлый ала. Моның өчен аларга Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлеге хакимиятенең мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас