+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 октябрь 2023, 12:32

Вузара кампус төзү эшләре даими игътибар үзәгендә

Андрей Назаров: "Вузара студентлар кампусының беренче чираты объектларының әзерлеге 74 процент тәшкил итә".

Вузара кампус төзү эшләре даими игътибар үзәгендәВузара кампус төзү эшләре даими игътибар үзәгендә
Вузара кампус төзү эшләре даими игътибар үзәгендә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге югары уку йортлары арасында кампус төзелеше буенча чираттагы киңәшмә үткәрде.

Хөкүмәт Рәисе ведомстволар җитәкчеләре, төзелеш һәм архитектура оешмалары вәкилләре белән берлектә проектны тормышка ашыруның юл картасы турында сөйләште, ул Русия Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан расланган иде. Беренче контроль нокта проектның социаль-икътисади эффектларының планлы күрсәткечләрен билгеләүне үз эченә ала, калганнары җиһазлар сатып алуга килешүләр төзүгә кагыла. Югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы буенча октябрьгә 48 контроль нокта теркәлгән, шуларның 41е үтәлгән.

- Проект буенча "юл картасы"ның контроль нокталарын башкаруны аерым исәптә тотуны дәвам итәргә һәм август-сентябрьнең барлык үтәлмәгән нокталарын ябарга кирәк, - дип ассызыклады Андрей Назаров. - Архитектура, дизайнер карарлары, төзелеш тизлеге буенча без ил буенча алда барабыз һәм планлы срокларга таянырга тиеш. Исегезгә төшерәм, объектны файдалануга тапшырырга ике ай калды.

Аннары Премьер-министр проект офисы җитәкчесе урынбасары, «Кампус» җәмгыяте директоры Чыңгыз Хәсәновның кампусның беренче чиратын реконструкцияләү буенча төзелеш эшләре барышы турындагы докладын игътибар белән тыңлады.

Андрей Назаров бүгенге көндә бинаның конструкцияләрен, колонналарын, япмаларын һәм монолит стеналарын көчәйтү эшләре төгәлләнүен, шулай ук гидроизоляция төзелүен, грунт ныгытылуын искәртте. Бинага җылылык, вентиляция һәм электр белән тәэмин итү үткәрелгән.

- Студентлар кампусының беренче чираты объектларының әзерлеге 74 процент тәшкил итә, биналарда инде чиста эшләнә. Объектта төрле белгечлекләрдән 500дән артык кеше эшли, - диде Министрлар Кабинеты җитәкчесе.

Шулай ук киңәшмәдә икенче чиратны гамәлгә ашыру барышы каралды. Биредә җимерелергә тиешле корылмаларны: тулай торак, гараж, архив һәм теплицалар сүтеп бетергәннәр. Уфа фән һәм технологияләр университеты корпусына тоташкан элеккеге завод бинасын җимерү башлану 40 процентка үтәлгән. Бүгенгә җылылык трассасын салу эше алып барыла - гомум эш күләменең 45 проценты башкарылган һәм челтәрләрне чыгаруны проектлау. Икенче чират элементлары буенча проект-смета документациясе, Геном үзәге буенча "Главгосэкспертиза" тарафыннан йөкләнгән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас