Бүгенге мәгариф системасы укытучылар алдына яңа бурычлар куя, зур тырышлык, мәгърифәттә новаторлык идеяләре таләп итә, көндәшлеккә сәләтле, актив, берничә телне белгән, яңа технологияләр белән оста файдаланучы укучылар үстерүне максат итеп куя. Бу максатларга ирешү өчен республикада зур эш алып барыла. Нефтекама шәһәренең мәгариф системасы республикада һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Бүгенге көндә дә төрле өлкәдә уңышлары белән балкый. Республикада иң яхшы башкорт теле укытучысы, иң яхшы татар теле укытучысы да — Нефтекамадан. Ә татар теле укытучысы Галия Корбанова бу югары исемне Русия күләмендә дә раслады. Башкорт теле укытучысы Гүзәл Гайсина быел ил күләмендә алдынгы урынга чыкты, бу да югары күрсәткеч. Моннан тыш күпме укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары төрле конкурс, бәйге, олимпиадаларда уңышлар яулый! Узган ел шәһәрнең яңа микрорайонында яңа мәктәп ишекләрен ачты, бүгенге көндә янә бер мәктәп төзелү стадиясендә. Ике ел рәттән шәһәрнең дистәләгән мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрелүе, республикада беренчеләрдән булып биредә полилингваль мәктәп ачылуы да күп нәрсә турында сөйли.
Дөрес, мәгариф системасында бүген проблемалар да, хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Бүген без шәһәрнең иң яшь директорлары — полилингваль мәктәп директоры Илдар Мортазин, яңа ачылган 17нче мәктәп директоры Роман Ганиев, 14нче мәктәп директоры Рөстәм Нуртдинов белән шул проблемалар, мәгарифнең бүгенгесе һәм киләчәге турында “түгәрәк өстәл” артында сөйләшәбез.
— Белемнең сыйфаты турында күп ишетәбез. Ә сыйфатлы белем нәрсәдән гыйбарәт? Ул билгеләргә, югары академик нәтиҗәләргә генә бәйлеме, әллә инде башка күрсәткечләрне дә үз әченә аламы?
Илдар Мортазин: Белемнең сыйфаты — комплекслы, күпкырлы процесс, минемчә. Аның компонентлары — белем, шул белемне практикада куллану осталыгы, мәгълүмат табу, аның белән эшләү, таләпчәнлек, проблемаларны хәл итә белү.
Роман Ганиев: Ул, һичшиксез, шәхеснең үсешенә йогынты ясый, әхлак кыйммәтләре тәрбияли. Компетентлык, толерантлык, бер-береңне хөрмәт итеп, күптелле, күпмәдәниятле җәмгыятьтә яшәргә өйрәтә.
Рөстәм Нуртдинов: Нәтиҗәдә, ул һәр баланың уңышына китерергә тиеш. Чөнки безнең ахыргы максат шул: һәр бала бу тормышта үзен табып, уңышлы белгеч булырга, уңышлы гаилә корырга тиеш. Ә инде уңышка илтүче ысуллар еллар буе анализлана, мониторинг үтә. Аналитик эшләр нәтиҗәсендә уку-укытуның дидактикасы, укыту системасы салына һәм кабул ителә.
— Мәктәп турында аның рейтингта тоткан урыныннан гына чыгып фикер йөртү дөресме? Рейтинг нәрсәләрдән чыгып төзелә? Ул спорт буенча уңышларны, сәнгатьне үз эченә аламы?
Роман Ганиев: Рейтинг — яхшы нәрсә, тик монда, минемчә, иң мөһи-
ме — баланс дигән төшенчәне югалтмаска кирәк.
Илдар Мортазин: Әйе, очлы инструмент шикелле: дөрес кулланмасаң, зыянлы булуы мөмкин. Әгәр дә белем бирүнең рейтингка тәэсир иткән аспектлары өчен генә тырышлык салсаң, башка якларга зыян килүе мөмкин.
Рөстәм Нуртдинов: Рейтингны һәр мәктәп алдагы үсеш өчен ориентир итеп алырга һәм аңа омтылырга тиештер, мөгаен. Сүз дә юк, балалар саны күп булган зур мәктәпләргә олимпиадачыларны әзерләү дә, рейтингны күтәрү дә җиңелрәк. Ә инде балалар саны аз булган мәктәпләр ниндидер бер махсуслашуга акцент ясап, шул өлкәдә уңышлар казанырга мөмкин.
Илдар Мортазин: Производствода “нәтиҗәлелекнең эффектив күрсәткечләре” дигән термин бар, аны бөтен дөньяда кулланалар, бездә дә шулай: критерийлар булырга тиеш, әмма аларга гына омтылып, үзаллылыкны, ысуллар төрлелеген онытырга ярамый.
— Сүз дә юк, рейтинг — уку сыйфатына, ә уку сыйфаты укытучыларга бәйле. “Мәктәптәге белем дәрәҗәсе укытучыларның белем сыйфатыннан югары була алмый”, дигән сүзләр бар. Укытучы никадәр алдынгы, яхшы икән, димәк, ул биргән белем дә югары дәрәҗәдә дигән сүз. Мәктәпләрдә бүген нинди педагоглар эшли? Аларның күзләре янып торамы?
Илдар Мортазин: Укытучы — белем сыйфатының төп факторы. Безнең мәктәпне алсак, полилингваль мәктәп — республика Башлыгы Радий Хәбировның проекты, безнең алга зур бурычлар куелган, ә аларга көчле, тырыш укытучылардан башка ирешеп булмый. Шуңа да бездә алдынгы карашлы, көчле укытучылар эшли, дип әйтә алам.
Рөстәм Нуртдинов: Мәктәпләрдә бары тик үз һөнәрен, балаларны яраткан фанатлар гына эшли ала. Очраклы кешеләр мәгариф системасында тоткарланмый.
Роман Ганиев: Чыннан да шулай, шәхсән мин бирегә Техник иҗат үзәге директоры вазыйфасыннан килдем. Уку йортыннан соң, мәгариф бүлегенә эшкә алынганчы, күпмедер вакыт мәктәптә эшләп алган идем, шунда мин мәктәп белән “чирләдем”, күңел гел мәктәпкә тартты. Биредә җиңел дип беркем дә әйтмәс, әмма моны мәктәпсез яши алмаганнар гына аңлый.
Илдар Мортазин: Ә инде янып торган күзләргә килгәндә, мотивация, кызыксыну, тиешенчә бәяләү булмаса, алар тиз сүнә. Шуңа да башка мәктәпләр белән аралашабыз, тәҗрибә уртаклашырга бер-беребезгә йөрибез, яңа методикалар кулланабыз. Әлбәттә, эшкә килгән укытучыларның барысы да бездә калмый, мондый зур йөкләнеш белән эшли алмый. Әмма үзенең көчен сынарга, яңа алымнар кулланырга теләгән, бүгенге заман таләпләрен, балаларның ихтыяҗларын аңлаган укытучылар да килә, һәм алар бездә яратып эшли.
— Илдар Рәзилевич, полилингваль мәктәп буларак, сезгә тагын да катлаулырак: дәресләрне өч телдә дә алып бара алган, инглиз телен яхшы белгән укытучылар кирәк...
Илдар Мортазин: Татар теле белән проблемалар юк, һәр укытучы үз предметын татарча аңлата ала. Ә менә инглиз теленә килгәндә, хәл катлаулырак иде, хәзер дәүләт мәгариф учреждениеләре белән дә, шәхси мәктәпләр белән дә партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруга ирештек, безнең укытучылар курслар үтә, укый, шулай ук үзебезнең инглиз теле укытучылары зур ярдәм күрсәтә, тиздән теләгән нәтиҗәләргә ирешербез, дип ышанам.
— Бүгенге мәктәпләрдә эшләүче укытучылар яшьләрме, өлкәннәрме? Өлкән яшьтәгеләргә заман куйган техник таләпләрне үтәү авыр түгелме, электрон документларны алып баруда кыенлык кичермиләрме?
Роман Ганиев: Укытучылар — тиз өйрәнә торган халык, барысына да җайлашалар. Тәҗрибәле өлкәннәр яшьләргә булыша, ә яшьләр үз белемнәрен өлкән яшьтәгеләр белән уртаклаша. Бездә “Остазлар мәктәбе” яхшы эшли, һәр яшь укытучыга өлкән укытучы беркетелгән. Билгеле ки, яшьләр техник яктан ныграк белемле, шулай бергәләшеп эшлибез.
Рөстәм Нуртдинов: Безнең мәктәптә өлкәннәр күпчелекне тәшкил итә. Яшьләр дә бар, киләләр, әмма, бик сирәкләре генә торып кала.
Илдар Мортазин: Бездә укытучыларның уртача
яше — 30. Яңа технологияләрне өйрәнүгә килгәндә, бездә андый проблема юк. Өлкән яшьтәгеләр дә тиз өйрәнә. Мин үзем, элекке һөнәрем IT-технологиялар белән бәйле булганлыктан, кирәк чакта коллективка ярдәм итәм, укытам, өйрәтәм.
— Бүген мәктәпләрдә нинди фәннәрдән укытучылар җитешми?
Илдар Мортазин: Барлык фәннәрдән дә кадрлар җитешми, башлангыч сыйныф укытучыларыннан алып, математика, урыс теле, физика, инглиз теле укытучылары һәм башкалар.
Роман Ганиев: Укытучылар җитешмәгәнлектән, мин үзем математика дәресләре алып барам. Шул ук сәбәпле башка укытучыларга зур йөкләнеш төшә, алар өлгерми, арый. Ә мөгаллимәнең аруы, билгеле, дәрес сыйфатына тискәре йогынты ясый, белем бирү сыйфаты аксый башларга мөмкин. Ә укучы баланың гаебе юк — аңа без сыйфатлы белем бирергә тиеш. Тик ничек? Бу сораулар безне генә түгел, илнең тармак җитәкчелеген дә уйландырсын иде.
— Сез кадрлар сайлаганда нидән чыгып карар кабул итәсез? Нинди укытучыларны эшкә аласыз, ә нинди укытучылар беркайчан да сез җитәкләгән мәктәптә эшләмәячәк?
Илдар Мортазин: Ялкау укытучылар бездә беркайчан да эшләмәячәк.
Рөстәм Нуртдинов: Балаларга битараф укытучыларга мәктәптә урын юк, дип исәплим.
Роман Ганиев: Әлбәттә, һәр директор көчле коллектив тупларга тели. Моның өстендә аз эшләмисең, югары уку йортлары белән дә эш алып барыла, үзең белгән көчле укытучыларны да эшкә чакырасың — төрле юлларны эзлисең. Бездә бүгенге көндә 80нән артык укытучы эшли, эшкә алганда күбрәк интуициягә, белемгә, тәҗрибәгә таянасың.
Илдар Мортазин: Эштә төрле кеше төрлечә ачыла бит, кемгәдер эш процессына чумарга, үзен күрсәтергә күбрәк вакыт кирәк, кемгәдер — азрак. Аннан соң, өч ай сынау вакыты бар...
Рөстәм Нуртдинов: Гадәттә, директор да, эшкә килгән укытучы да бу эш урыны аныкымы-юкмы икәнлеген шушы өч айда аңлый...
Роман Ганиев: Очраклы килеп кергәннәр, югарыда әйтүебезчә, үзләре үк мәктәптән китә, чөнки укытучы эше зур мораль көч таләп итә.
— Укытучылар алдына зур таләпләр куябыз, әйдәгез әле укучылар турында да сөйләшеп алыйк. Бүгенге заман укучылары нинди? Алар мәктәпне үзгәртә, дип әйтеп буламы? Укытучылар алар артыннан өлгерәме? Укучыларның үзләрен иркен тотуы уку процессына комачауламыймы?
Илдар Мортазин: Бүгенге чор укучылары үзләре дә икенче, мәктәпне дә үзгәртәләр. Укытучылар да алар артыннан өлгерергә тырыша: туктаусыз укыйбыз, курслар үтәбез, өйрәнәбез, камилләшәбез... Ә инде укучыларның үзләрен иркен тотуында зыян юк, бу креативлыкны, мотивацияне үстерүче уңай фактор, минемчә.
Роман Ганиев: Бүгенге укучылар, безнең чор укучылары белән чагыштырганда, бөтенләй башка. Алар күп белә, үзләренә ихтирам таләп итә, укуда да, өстәмә белемне дә сайлау мөмкинлекләре киң. Бүгенге балаларны аңлау өчен алар белән күбрәк аралашырга кирәк.
Рөстәм Нуртдинов: Шулай булуга карамастан, алар барыбер бала! Аларның һәрберсенә укытучы тарафыннан игътибар кирәк. Бары тик, дәреслекләр белән генә чикләнмичә, тирән белем биргән укытучылар гына аларда хөрмәт уята. Интуитив рәвештә аларның һәрберсе нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен белә, безнең бурыч — аларның яхшы якларын күрү, үстерү, дип исәплим.
— Мәгърифәтчелектә дә “мотивация” дигән термин барлыкка килде. Уңышлы уку процессы өчен укучыларны мотивацияләргә кирәк. Мотивация кемнән тора, бу укытучының бурычымы?
Илдар Мортазин: Мотивация — укучының мәктәптә теләп укуына этәргеч. Бары тик укытучы, сыйныф җитәкчесе, ата-аналар берләшеп кенә аңа ирешә ала. Чөнки баланың игътибарын уку процессыннан читкә тартучы факторлар бик күп.
Роман Ганиев: Һәр укучыны аңларга, кабул итәргә кирәк, шул вакытта укытучыларның да балага белем алырга ярдәм итү теләге артачак, укучыга да үзен, белемен күрсәтергә, яхшы билгеләр алырга мотивация булачак.
Рөстәм Нуртдинов: Дөрес, чөнки белем күрсәткече бик зур дәрәҗәдә мотивациядән тора. Заманча мәгариф системасында һәр балага карата бердәнбер уку методикасын кулланып эшләп булмый. Коллегаларым белән килешәм — һәр бала белән, аның мөмкинлекләре һәм кызыксынуларыннан чыгып, индивидуаль эшләргә кирәк.
— Профильле уку турында да сезнең фикерләрне беләсе килә. Сезнең мәктәптә ул булачакмы? Ничәнче сыйныфтан укучы профильле юнәлеш сайлый ала?
Рөстәм Нуртдинов: Безнең мәктәптә патриотик белемне арттыру максатыннан янгын сагы-коткару сыйныфы булдырылган. Биредәге кадетларның, гомуми белем бирү программасыннан тыш, спорт, хәрби әзерлек, патриотик тәрбияне үз эченә алган өстәмә белем бирү блогы бар.
Роман Ганиев: Физика, информатикадан профильле сыйныфлар бар. Алдагы уку елында социаль-гуманитар фәннәрдән ачарбыз, дип өмет итәбез.
Илдар Мортазин: Бездә әлегә югары сыйныф укучылары юк, әмма хәзердән үк юридик яки техник юнәлештә профиль сайларбыз, дип уйлыйбыз һәм бу юнәлештә эш алып барабыз.
— Чит илләрдә уку программасында теория түгел, практика күбрәк. Бездә практик белем бирү аксамыймы, сез ничек уйлыйсыз?
Илдар Мортазин: Мәгариф тарихында бер яктан икенче якка сикерүләр күп булды: әле эшче куллар әзерлибез һәм фән аксый башлый, әле югары белемгә басым ясыйбыз да, эшчеләр калмый. Шуңа да монда гармония булырга тиеш, дип исәплим.
Роман Ганиев: Миңа калса, бу мәсьәлә, илнең ихтыяҗларыннан чыгып, федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш.
Рөстәм Нуртдинов: Һичшиксез. Ә безгә укучыларда функциональ грамоталылыкны арттыру өстендә эшләргә кирәк. Хезмәт базарында заман таләпләренә тиз яраклаша алган, белемен һәрдаим камилләштергән белгечләр кирәк.
— Бүгенге ата-аналарның сайлау мөмкинлеге зур: традицион мәктәпләр белән беррәттән, шәхси мәктәпләр дә бар, шулай ук өйдә уку, читтән торып уку дигән төшенчәләр гамәлгә керә бара. Шуларның өйдә уку дигәненә тукталып үтәсем килә: бер ана аның бик күп уңай якларын мисалга китерә, ә сез ничек уйлыйсыз, укучыны социумнан аерып алу яхшы нәтиҗә бирерме?
Илдар Мортазин: Өйдә укуга, еш очракта, бала укырга йөри алмаса, чарасызлыктан барыла. Ә инде ата-аналар аңлы рәвештә мондый юлны сайлый икән, миңа калса, укучы бала белән профессиональ шөгыльләнергә тиеш. Күп әти-әниләр өчен бу бик катлаулы, чөнки барысы да финанска барып төртелә, я үзеңә бала белән генә шөгыльләнеп өйдә утырырга, я укытучы “ялларга” кирәк.
Роман Ганиев: Баланы социумнан аерып алуның тискәре нәтиҗә бирүе дә бар, мондый очракта баланың фикере игътибарга алынырга тиеш, минемчә.
Рөстәм Нуртдинов: Иң яхшысы, минемчә, инновацион алымнарны кулланган традицион мәктәп, ул укучыга индивидуаль караш, фундаменталь белем бирү, профессионализм, техник һәм гуманитар белем, яңа технологияләрне куллануга нигезләнгән.
– Бүгенге көндә күп ата-аналар балаларын укырга кертер өчен репетитор хезмәтеннән файдаланырга мәҗбүр. Бу нилектән шулай? Мәктәп программасы искиткеч зур, аны дәрестә генә биреп бетереп булмыймы, балалар укырга теләмиме, укытучының белеме һәм тырышлыгы җитмиме, әллә бала искиткеч талантлы, аңа мәктәптә бирелгән белем генә аз, өстәмә шөгыльләнү дә кирәкме?
Роман Ганиев: Уку программасы катлаулы, йөкләнеш зур, хәтта үзебезнең чор белән чагыштырсак та, без 6нчы сыйныфта үткәннәрне хәзерге балалар 5нчедә үтә.
Илдар Мортазин: Шуның өстенә сыйныфларда балалар саны күп, укытучының игътибары барысына да җитеп бетмәскә дә мөмкин. Яисә кайбер бала программаны башкаларга караганда авыр үзләштерә, аңа өстәмә шөгыльләнергә кирәк. Икенчесе, киресенчә, тиз өйрәнеп ала, башкалардан берничә адым алда бара. Мондый очракларда репетиторлар ярдәмгә килә, алар укучының мөмкинлекләрен анализлап, белем дәрәҗәсен билгели һәм ярдәм итә..
— “Киләчәк һөнәре атласы” ел саен яңартыла, анда ГМО-агроном һәм “акыллы юл” төзүчеләргә кадәр белгечләр кирәк. Бүгенге мәгариф балаларны һөнәр сайлауга әзерлиме? Сезнеңчә, киләчәктә нинди өлкәләрдә белгечләр кирәк булачак? Әлеге вакытта балалар “айтишник” булырга хыяллана, берзаман артыгы белән юрист һәм бухгалтерлар әзерләгән сымак килеп чыкмасмы, ничек уйлыйсыз?
Роман Ганиев: Минемчә, бу табигый күренеш: заманга бәйле хезмәт базары үзгәрә, таләпләр дә үзгәрә тора. Укучылар гына түгел, укытучыларга да “Һөнәрләр атласы”на ешрак күз салырга кирәк, минемчә.
Илдар Мортазин: Бу исемлектә, әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә дөреслек бар, әмма тулысынча аңа ышанырга ярамый. Хезмәт базарында кирәкле яңа һөнәрләр барлыкка килсә, аларга максатлы укыту да оештырылачак, югары хезмәт хакы сымак мотивация дә булачак, минемчә. Ә инде IT-белгечләргә килгәндә, бу һөнәр аерым белем, үзенчәлекле фикерләү таләп итә, шуңа да аны сайлаучылар, әгәр дә югарыдагы таләпләргә туры килмәсәләр, анда тоткарланмаячак.
Рөстәм Нуртдинов: Аннан соң, IT-белгечләрдән тыш та, башка замана һөнәрләре барлыкка килеп тора: әйтик, онлайн-кибетләр белән бәйле заказ формалаштыручылар, яки бизнес-тренерлар, 3d-дизайнерлар...
— Шәхсән мине укучыларның күбесенең тугызынчыдан соң мәктәптән китүе борчый. Аеруча балалар саны аз булган авылларда 10-11нче сыйныфларга укучылар калмый диярлек. Бу нәрсә белән бәйле? Балалар БДИдан куркып чыгып китәме? Аңардан куркырга кирәкме?
Рөстәм Нуртдинов: Бәлки моны югары белем алуга баруның бер төре итеп карарга кирәктер. Укучылар 9нчы сыйныфтан соң колледжларга, техникумнарга аттестаттагы билгеләр нәтиҗәсе белән керә, һөнәр үзләштерә. Кирәк икән, көндез яки читтән торып арытаба уку, югары белем алу мөмкинлеге бар, юк икән — син инде белгеч, эшли аласың.
Роман Ганиев: Укучыларның күбесе тугызынчыдан соң чыгып китү сәбәпле, хәзер техникумнарга керү өчен дә конкурслар зур.
Илдар Мортазин: Бәлки бу хөкүмәтнең хезмәт базарын контрольдә тотуының бер инструментыдыр: күпме эшче, күпме галим, күпме инженер кирәк — югары уку йортларына керү катлаулылыгы аша көйләнә...
Рөстәм Нуртдинов: Әмма тырышып укыган, 11 сыйныф белем алырга теләгән балага югары сыйныфларда укуын дәвам итәр өчен бернинди киртә дә юк.
— Гомумән, БДИ турында нәрсә әйтә аласыз? Кирәкме ул?
Роман Ганиев: Һәр яңалык башта куркыта, БДИ белән дә шулай килеп чыкты. Аның уңай яклары да бик күп, әйтик мәктәптә биргән имтиханнардан соң икенче тапкыр бирәсе юк, документларны берничә уку йортына җибәрәсе генә кала. Бу бик уңайлы һәм БДИның иң зур плюсыдыр.
Рөстәм Нуртдинов: Яшәгән төбәгенә, социаль статусына карамыйча, һәр бала укырга кергәндә тигез шартларга ия. Тискәре якларына килгәндә, бәлки, тестлардан укучының белемен бәяли алырлык башка төрле биремнәргә күчәргә вакыттыр.
Илдар Мортазин: Коррупция юклыгы да зур плюс. Ә минусларга килгәндә, еш кына Бердәм дәүләт имтиханы бирәсе фәннәргә зур игътибар биреп, башкаларына игътибар кими.
— Олимпиадаларга карашыгыз ничек? Ул уку йортларына керүне җиңеләйтүчеме, әллә уку процессыннан бүлүчеме?
Рөстәм Нуртдинов: Олимпиадаларда катнашу — үз белемеңне тикшерү генә түгел, ә үз өстеңдә эшләү дә. Моның өстенә, алар югары уку йортларына кергәндә баллар да бирә.
Роман Ганиев: Алай гына да түгел — олимпиадада яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләрне югары уку йортлары имтиханнарсыз укырга да ала!
Илдар Мортазин: Мин дә, һичшиксез, уңай бәялим, олимпиадалар — балаларга потенциалын ачу өчен бер мөмкинлек. Укучылар ниндидер олимпиадада катнаша икән, алар анда урын алмаган очракта да, бу — зур тәҗрибә, әзерлек, алдагы ярышлар өчен стимул.
— Телефоннар, гаджетлар чоры балалары үсеп килә, ул телефоннар белән нишләргә, алар дәрес алып баруда комачаулаучымы, әллә укуда ярдәмчеме?
Роман Ганиев: Телефоннарны мәктәптә укучыга кирәксез әйбер дип исәплим.
Рөстәм Нуртдинов: Килешәм, хәтта уку процессына комачаулаучы, дип басым ясар идем.
Илдар Мортазин: Файдасына караганда, зыяны күбрәк. Ә инде уку процессына килгәндә, кирәк чакта кулланырга мәктәптә планшетлар бар.
— Теодор Рузвельтның җитәкче турында әйткән мондый сүзләре бар: “Җитәкченең кирәкле эшне эшләрдәй кешеләрне эшкә алуда тоемлавы, шулай ук бу кешеләр эшләгәндә аяк астында буталып комачаулап йөрмәслек аңы булырга тиеш”. Сезнең тоемлау тиешле команда тупларга ярдәм иттеме?
Рөстәм Нуртдинов: Рузвельт белән килешми булмый, җитәкчелек итү — үзе бер фән, һәм анда эчке тоемлаусыз берничек тә булмый.
Роман Ганиев: Ике укучыга да бер тел белән дәшеп булмый, икесенә ике төрле тел кирәк. Ә мәктәптә 1700 ба-ла — һәрберсенә “үзенчә”, аның телендә эндәшәсең, аңлатасың. Сиксәннән артык укытучы, техперсонал өчен тиешле эш шартлары тудыру — директорлык итү чыннан да зур көч, вакыт таләп итә. Әмма укучыларның уңышын күреп сөенәсең, кемдер синең кул астында яхшы якка үзгәргән, нәрсәгәдер ирешкән икән — шатланасың. Менә шундый вак һәм зур уңышлар безгә арытаба да яшь буын өчен эшләргә көч бирә.
Илдар Мортазин: Мин дә Рузвельтның либераль идарә итү методы белән килешәм. Коллективка ышанырга кирәк, мин, мәсәлән, замнарның “аяк астында бутылып йөрмим”, чөнки алар — үз эшләренең осталары.
— Сез үзегез мәктәптә укыганда нинди укучы идегез?
Рөстәм Нуртдинов: Спортчы, һәр чарада чыгыш ясаучы җырчы һәм баянчы, активист идем. Бераз тәртип бозулар да малайлык чорын урап узмагандыр.
Роман Ганиев: Башлангыч сыйныфларда укытучының иң яраткан укучысы идем. Тырыш, игътибарлы, “бишле” билгеләренә генә укыйм... Үскән саен сәхнәгә тартыла бардым. Безнең сыйныфны бик таләпчән математика укытучысы алды һәм аның җитәкчелегендә 11не тәмамладык. Беренче карашка бик коры, таләпчән, әмма ихлас кхңелле укытучыма бик рәхмәтле мин, ул безгә азып-тузып йөрергә юл куймады, беребезне дә игътибарыннан ычкындырмады, кул селтәмәде, катлаулы үсмерлек чорын без аның белән җиңел үттек.
Илдар Мортазин: Күптән түгел чыгарылыш сыйныфтагы фотоальбомны кулга алдым. Укытучы һәрберебезне характерлап язып калдырган. Минем фото астында “Осторожный Ильдар” дип язылган. Мин әле дә шундыймындыр, бары тик монда “кыю” дигән сүзне генә өстәр идем: сак һәм кыю Илдар.
— Быелгы ел – Укытучылар елы. Сез аңардан ниләр көтәсез?
Роман Ганиев: Укытучыларның хезмәт хакын арттыру булмыйча, мәктәпкә укытучылар килмәячәк. Шәхсән безнең мәктәпкә килүче яшьләрне дәртләндерү максатыннан, без алар “снимать” иткән торакның ярты хакын түләп киләбез, “подъемный”лар бирәбез, әмма болай гына яшь көчләрне мәктәпкә җәлеп итеп булмый, монда дәүләт ярдәме кирәк.
Рөстәм Нуртдинов: Квалификацияле укытучылар җитешмәве — мәгариф системасының иң зур проблемасы. Иң башлап шушы проблема өстендә эшләргә кирәк.
Илдар Мортазин: Коллегаларым белән килешәм, профессияне популярлаштырмый торып, яшьләрне мәктәпкә җәлеп итеп булмый. Шулай ук педагог-остаз системасын камилләштерергә кирәк. Бу юнәлештә бик күп эшләнелә, әмма эле эшлисе эшләр дә күп.
Роман Ганиев: Нефтекаманың мәгариф системасында яшь директорларга, яшь укытучыларга үрнәк булып торырлык мәктәпләр, тәҗрибәле җитәкчеләр, легендар директорлар, атказанган укытучылар күп. Шулай ук мәгариф идарәсен үз эше өчен җан аткан Рөстәм Уразаев җитәкли, шәһәр хакимиятенең игътибарын, ярдәмен һәрдаим тоеп торабыз. Яшь буынга белем бирү, туган илнең лаеклы гражданнарын үстерү — уртак бурычыбыз.
— Зур рәхмәт, алдагы эшләрегездә барлык гәзит укучылар исеменнән уңышлар телибез.
“Түгәрәк өстәл”не Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әзерләде.