+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 октябрь 2023, 10:00

Машина төзелеше тармагы өчен кадрлар әзерләнәчәк

УДНТУның реверсив инжиниринг үзәге Уфаның югары уку йортлары кампусында дүрт лаборатория һәм конструкторлык бюросы урнаштырачак.

Машина төзелеше тармагы өчен кадрлар  әзерләнәчәкМашина төзелеше тармагы өчен кадрлар  әзерләнәчәк
Машина төзелеше тармагы өчен кадрлар әзерләнәчәк

Үзәк төбәкнең һәм илнең машина төзелеше тармагы өчен кадрлар әзерләү, шулай ук материалларның импортын алмаштыру белән шөгыльләнә.

- Машина төзелеше үссен өчен эшләнмәләрнең параллель импорты белән көндәшлек шартларында үзебездә җитештерелгән производствоны тергезү буенча күпьеллык эш кирәк. Теләсә нинди эшне квалификацияле белгечләр әзерләүдән башларга кирәк. УДНТУның индустриаль партнерлары үз кадрларын бирергә әзер. Вузара кампуста эш катлаулы, җентекле булачак. Нәтиҗәдә, Русия машина төзелешенең аякка басуында уңай динамика булачак, - ди УДНТУның реверсив инжиниринг үзәге техник проектлары җитәкчесе Мария Демченко.

Моннан тыш, монда конструкторлык бюросы һәм нефть эшкәртү предприятиеләре металл лабораторияләре, шулай ук башка тармак предприятиеләре өчен кадрлар әзерлиләр. Материаллар һәм машина төзелеше өлкәсендә фәнни эшләр темалары булган бакалаврларны, магистрларны һәм аспирантларны эшкә җәлеп итү планлаштырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас