Илебезнең бәхәссез байлыгы — аның күпмилләтлелеге, күптеллелеге, полимәдәнилеге. Халык санын алу мәгълүматлары буенча, Русиядә 200гә якын милләт яши. Мондый мәдәни күптөрлелектә һәм шул ук вакытта бердәмлектә, татулыкта безнең зур өстенлегебез. Бу хакта бүген, 27 октябрьдә, Уфада узучы полилингваль белем бирү буенча халыкара форумда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
"Без бүген монда Мәскәү, Алтай, Бурятия, Саха (Якутия), Төньяк Осетия-Алания, Удмуртия, Карача-Черкес, Татарстан, Коми, Марий Эл, Дагыстан Республикаларыннан кадерле кунакларыбызны, тугандаш Казахстаннан дусларыбызны сәламләүгә шатбыз.
Барыбызны да туган телләргә мәхәббәт һәм аларның киләчәге турында кайгырту берләштерә. Без бер-беребездән өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен шундый белем бирү форумнары үткәрәбез”, - диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу эш дүрт ел элек, башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының беренче Бөтенрусия съездында республикада полилингваль мәктәпләр челтәре булдыру турында карар кабул ителгәндә башланды. Шул ук 2019 елда Уфада беренче ике полилингваль гимназия барлыкка килде. Аннары алар Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай, Учалы, Хәйбулла һәм Мишкә районнарында ачылды. Бүгенге көндә барлыгы сигез полилингваль уку йорты бар.
"Әйтергә кирәк, республикада күптәннән туган телләрне өйрәнүнең яхшы традицияләре барлыкка килде. Безнең балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә уку һәм тәрбия бирү алты телдә алып барыла, туган тел буларак 13 тел өйрәнелә. 56 инновацион милли мәктәп уңышлы эшли. Өстәмә белем бирү үзәкләрендә шулай ук төрле халыкларның телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеге бар.
Без полилингваль белем бирү моделен киң тел әзерлеге, этномәдәни компонентлар кертү, Башкортстан халыклары телләренә мөрәҗәгать итү белән федераль стандартлар нигезендә төзибез.
Мәсәлән, Нефтекамада — татар, Мишкә районында мари полилингваль мәктәбе уңышлы эшли. Бишбүләк районында — чуваш телендә, Тәтешле районында удмурт телендә укыту мәктәпләре ачарга планлаштырабыз. Белорет районының Усмангали авылында ел әйләнәсенә эшләүче Республика полилингваль белем бирү үзәген булдыру идеясен карыйбыз”, - диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru