

Уфада полилингваль белем бирү буенча халыкара форум уза, анда Русиянең һәм Казахстанның 12 төбәгеннән 250 катнашучы килде. Полилингваль юнәлеш Башкортстан Республикасында өстенлеклеләрнең берсе булып тора, чөнки төбәктә күп милләт вәкилләре яши. Республикада дәүләт телләренә генә түгел, ә Башкортстанда укытыла торган барлык туган телләргә дә игътибар бирелә.
Форумда катнашучылар килгән мәйданчыкларның берсе М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты булды. Кунаклар, алар арасында педагоглар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре методистлары, югары уку йортының төрле мәйданчыклары белән таныштылар.
Кунаклар башкорт филологиясе факультетында булды, анда аларга «Башкорт телен дистанцион укытуның халыкара системасы», «Без үзебез башкортлар», «Акмулла белеме» факультатив курсы проектларын тәкъдим иттеләр.
Ачык белем бирү һәм урыс телен алга сөрү үзәкләрендә югары уку йортлары укучылары һәм укытучылары урыс телендә һөнәри коммуникацияләр буенча практикумга язылырга яки урыс телен өйрәтү буенча төрле программаларны тыңларга мөмкин.