Мондый мөмкинлек Кырмыскалы авылының С. М. Чугункин исемендәге урта мәктәбе укучылары өчен “Мәктәп туризмы” программасын гамәлгә ашыру чикләрендә барлыкка килде. “Эх, Уфа, минем шәһәр!” дип аталган сәфәрне “Вэлком РБ” җәмгыяте оештырды.
5-7нче сыйныф укучылары ике көн дәвамында Уфа шәһәренең истәлекле урыннары белән танышты. Алар Башкортстан Милли музеенда, Ретроавтомобильләр музеенда, Уфа шәһәренең тарихи өлешендә булды. Шулай да Җиңү паркына барып, хәрби техника белән танышу алар өчен иң кызыклысы булгандыр, мөгаен.
“Мәктәп туризмы” проектына республикада узган елның сентябрендә старт бирелде. Анда 300дән артык Кырмыскалы укучылары катнашты. Бу программа тәү чиратта яшь буынны сәяхәтләр чикләрендә туган ягыбызның бай тарихы белән таныштыруны күз уңында тота. Ә балалар өчен сәяхәткә бару, туклану, кунакханәгә урнашу, экскурсияләр – барысы да бушлай.
Балалар өчен мондый экскурсияләр бик файдалы, бу аларны рухи яктан гына баетып калмый, берләштерә, дуслаштыра да.