+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 октябрь 2023, 09:09

Вуз чит ил студентларын да берләштерәчәк

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры профильле ведомстволар җитәкчеләре, архитекторлар һәм подряд оешмалары вәкилләре белән бергә дөнья дәрәҗәсендәге студентлар кампусын карап чыкты һәм төзелеш эшләре буенча чираттагы йөкләмәләр бирде.

Вуз чит ил студентларын да  берләштерәчәкВуз чит ил студентларын да  берләштерәчәк
Вуз чит ил студентларын да берләштерәчәк

Андрей Назаровка төзүчеләр төп керү урыны алдындагы мәйданчыкны ике төсле брусчатка белән түшәгәннәре турында хәбәр итте. Хәзер чиратта - веранда баганаларын бизәү. Аларның кайберләре берничә телдә сәламләү сүзләре язылган металл декор белән бизәләчәк.

– Уфада югары уку йортлары кампусын булдыру Русия Федерациясенең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән студентлар санын 1,5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Андрей Назаров. - Югары уку йортлары кампусы студентларны уку һәм иҗтимагый тормышта берләштерергә тиеш. Керү атриумы бөтен кампусның «визит карточкасы» һәм студентлар өчен генә түгел, шәһәр халкы өчен дә актуаль булган коммуникацияләр һәм чаралар узачак җәлеп итү урыны булачак.

Премьер-министр шулай ук холлның төп баскычын карады һәм аның функциональ иминлеген тәэмин итү буенча тәкъдимнәр бирде. Тиздән аның янына эскалаторлар һәм коймалар урнаштырылачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас