Агымдагы елда Башкортстанда балалар ялын оештыруга федераль, төбәк һәм муниципаль бюджетлардан 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында Цурдагы атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.
Төбәк мәгариф министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, җәйге ялга, аз чыгымлы ял формаларын да исәпкә алып, 502 277 бала җәлеп ителгән. Бу мәктәп укучыларының гомум санының 96,7 процентын тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда ял итү һәм сәламәтләндерү буенча йомгаклау колачы 14 269 балага артты.
Моннан тыш, республикада Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 1830 балага һәм 107 озата баручы өлкәннәргә ял оештырылган.
“Бүгенге көндә Илеш районының “Орленок" балалар лагеренда Луганск Халык Республикасыннан 200 бала һәм 12 озата баручы өлкән кеше ял итә. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 110 миллион сум күләмендә финанс средстволары бүлеп бирелгән. Республикада ял иткәндә балалар безнең төбәк тарихы, гореф-гадәтләребез белән таныштылар. Күп кенә югары сыйныф укучылары югары уку йортларында белем алуларын дәвам итү өчен безнең республикага килергә теләк белдерә”, — дип сөйләде министр.
Шулай ук Белгород өлкәсенә ярдәм күрсәтү максатыннан җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 185 эвакуацияләнгән бала һәм 3 озата баручы өлкән кеше өчен ял оештырылган. Бу балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыруга республика бюджетыннан 6 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Барлык килгән балалар өчен республика башкаласына — Уфага экскурсияләр оештырылды. Алар югары уку йортлары белән танышты, шулай ук «Торатау» геопаркында һәм Стәрлетамак шәһәрендә булды.
Динар Кәлимуллин фотосы.