+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 ноябрь 2023, 10:07

Вузара кампус конкурс игълан итә

Конкурста катнашырга ашыгыгыз!

Вузара кампус конкурс игълан итәВузара кампус конкурс игълан итә
Вузара кампус конкурс игълан итә

Уфа шәһәренең дөнья дәрәҗәсендәге югары уку йортлары кампусы Русия Мәгариф министрлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән социаль челтәрләрдә "Минем хыялым кампусы" дигән конкурс башлану турында игълан итә.

Анда республиканың өлкән сыйныф укучыларына, югары уку йортлары студентларына һәм галимнәренә катнашырга тәкъдим ителә. Яшьләргә үз хыялының кампусын тасвирларга, аңа халыкчан аталыш һәм слоган уйлап табарга, яки Уфа кампусы темасына мем ясарга кирәк.

Номинацияләр:
1. Видеопост: "Ни өчен мин укырга/кампуста эшләргә телим?"
Жанры һәм форматы - ирекле. Хронометражы - 60 секундка кадәр.
Хештеглар: #кампусуфа #кампусуфавидео #почемуяхочувкампус

2. "Кампус ачылуын мин ничек көтәм" мемнар конкурсы
Эшләр фотографияләр нигезендә башкарылырга тиеш, мәҗбүри шарт - мемның тексты һәм фикере авторныкы булырга тиеш. Мемга оригиналь тасвирлама уйлап табу мәҗбүри.
Хештеглар: #фотокампусуфа #ждукампусвуфе

3. Югары уку йортлары кампусының иң яхшы халыкчан аталышы һәм слоганы
Уфадагы вузара кампуска урыс яисә башкорт телендә халыкчан аталыш һәм слоган уйлап табарга кирәк. Бу турыда пост язарга һәм барлык шартларны үтәргә кирәк.
Хештеглар: #слоганкампусуфа #народноеназваниекампусуфа #халыкаракампусуфа

Конкурс шартлары:
- ВКонтакте һәм Телеграм социаль челтәрләрендә конкурс эшен тасвирлап урнаштырырга;
- Уфадагы югары уку йорты кампусын билгеләп үтәргә һәм социаль челтәрендәге сылтаманы (https://t.me/ufakampus (Телеграм), [leech=https://vk.com/public187154114]https://vk.com/public187154114[/leech] (ВКонтакте) тасвирламасына куярга;
- хэштегларны күрсәтергә - алар буенча конкурс эшләрен иҗади төркем сайлап алачак.

Бу мөһим - һәр номинация өчен төрле хэштеглар языла!

Җиңүчеләрне һәм призерларны кыйммәтле призлар көтә. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшыру 2023 елның 23 ноябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте йортында планлаштырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас