

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров федераль Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә Русиядә төбәкләрнең үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе штабы утырышында катнашты.
Андрей Назаров сүзләренчә, университетара кампус төзелеше график буенча бара.
- Беренче чиратны агымдагы елның декабрендә кертергә планлаштырабыз. Бу - IQ-парк бинасы, ул җиде катлы төп комплекстан һәм 15 катлы төп өлештән тора. Анда хәзер инженерлык челтәрләре монтажлана һәм тоташтырыла. Дизайн-проект килештерелгән, интерьер эшләре башлана, җиһазлар сатып алына. Аларны ноябрь уртасыннан урнаштыра башлыйбыз. Кампус һәрвакыт игътибар үзәгендә - көнгә ике тапкыр урап узабыз, бөтен мәсьәләләр шунда ук, мәйданчыкта хәл ителә. Бүген объектта 500дән артык кеше эшли. Төзелешнең әзерлеге - 80 процент, барысы да план буенча бара, - дип ассызыклады республика Хөкүмәте Рәисе.
IQ-паркта эшлекле һәм күргәзмә зоналары, университетлар офислары, IT-технопарк, стартап-үзәкләр урнашачак.
Кампусның икенче чираты план буенча 2025 елның декабренә төзеләчәк. Ул үз эченә торак корпусларны, геном үзәкне һәм укыту-лаборатория блокларын алачак. Икенче чиратны төзү өчен җимерелергә тиешле биналар сүтелгән, генераль подрядчы ноябрь уртасында мәйданчыкка чыга, дип хәбәр итте Премьер.
- Геном үзәге төзелешен башлыйбыз, икенче чиратның төп бинасына проект-смета документациясен әзерлибез. Конссионер белән аның стилобатын һәм техник-икътисади күрсәткечләрен тулыландыру килештерелә. Объект катлаулы, уникаль. Без моңа әзер һәм 2024 елның беренче яртысында уңай нәтиҗә көтәбез, - дип өстәде республика Министрлар кабинеты башлыгы.
Фото: pravitelstvo.ru