+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 ноябрь 2023, 06:10

Башкортстан укытучысы — Бөтенрусия премиясе иясе!

Мәскәүдә “Милләт горурлыгы-2023" IV Бөтенрусия иҗтимагый премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Башкортстан укытучысы — Бөтенрусия премиясе иясе!Башкортстан укытучысы — Бөтенрусия премиясе иясе!
Башкортстан укытучысы — Бөтенрусия премиясе иясе!
Учалы башкорт гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлдәр Хәкимова “Милләт горурлыгы-2023” IV Бөтенрусия иҗтимагый премиясенең “Туган телләрне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә җиңүче булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2 ноябрьдә Мәскәүдә Дәүләт академия Кече театрында узды, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.

Гөлдәр Хәкимованың бөтен эшчәнлеге башкорт телен саклауга һәм үстерүгә, укучыларның туган як тарихы буенча белемнәрен тирәнәйтүгә, башкорт халкының гореф-гадәтләренә, традицияләренә, мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Эшләгән елларында педагог Бөтенрусия, республика, муниципаль фәнни олимпиадалары, иҗади конкурслар, шулай ук тикшеренү проектлары җиңүчеләре һәм призерлары әзерләгән. Алар арасында “Сәлам, сәлам, әкият!” һәм яшь әкиятчеләр һәм эпик хикәя башкаручыларның “Урал-батыр” конкурсы да бар.

“Педагог һәм остаз елы”нда башкорт телен өйрәнүне оештыруда, милли-рухи кыйммәтләрне саклауда уңышлары һәм эшендә югары күрсәткечләре өчен Гөлдәр Хәкимова “Башкортстанның мәгариф отличнигы” билгесе белән бүләкләнде, аңа “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.

 
 
Фото: education.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас