+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 ноябрь 2023, 10:30

Интерактив ярышка кушыл!

Табигый фәннәр буенча Бөтенрусия олимпиадасы узачак.

Интерактив ярышка кушыл!Интерактив ярышка кушыл!
Интерактив ярышка кушыл!
1-9нчы сыйныф укучылары арасында табигый фәннәр буенча интерактив ярыш — “Безнең тирәдә фән” Бөтенрусия олимпиадасы старт алды. Олимпиада Учи.ру платформасында “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проекты ярдәме белән уза. Бу хакта “Дәүләт өстенлекләре” җәмгыяте хәбәр итә.

Олимпиаданың максаты — мәктәп укучыларының әйләнә-тирә дөньяны һәм табигый фәннәрне: физика, химия, география, биологияне өйрәнүгә кызыксынуын уяту һәм фәнни эшчәнлекне киләчәктә мөмкин булган һөнәри юнәлеш буларак популярлаштыру.

Олимпиада биремнәре укучыларны төрле фәнни күренешләр белән таныштырачак һәм фәнгә көтелмәгән яклардан карарга мөмкинлек бирәчәк. Олимпиаданың интерактив форматы төрле физик, химик процессларны модельләштерергә мөмкинлек бирә, бу укучыларга фәннәрне тирәнтен өйрәнергә ярдәм итә һәм аларны күзаллау-образлы фикерләүгә өйрәтә.

Интерактив ярыш сигез биремнән тора, ә олимпиада биремнәре катнашучыларның яшьләренә яраклаштырылган: башлангыч сыйныф укучыларына тирә-як мохитне өйрәнү фәне һәм логика буенча биремнәрне, ә өлкәнрәк сыйныф укучыларына химия, физика, география, биология, астрономия буенча биремнәрне чишәргә тәкъдим ителәчәк. Олимпиада логик фикерләргә өйрәтә һәм мәктәп программасыннан тыш белем таләп итми.

Олимпиада 1-9нчы сыйныф укучылары өчен бушлай үткәрелә. Катнашу өчен https://nauka.uchi.ru/ сайтта теркәлергә яки Учи.ру платформасына логин һәм пароль белән керергә кирәк. Ярышларда катнашучыларның барысы да сертификат, грамота яисә диплом, ә укытучылар Рәхмәт хатлары алачак.

 

 

Фото: uchi.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас