+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 ноябрь 2023, 17:05

Курчатов институты белән хезмәттәшлек итәчәкбез

Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Курчатов институты» фәнни-тикшеренү үзәге президенты Михаил Ковальчук белән очрашты. Көн тәртибендә - хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре.

Курчатов институты белән хезмәттәшлек итәчәкбезКурчатов институты белән хезмәттәшлек итәчәкбез
Курчатов институты белән хезмәттәшлек итәчәкбез

Республика Башлыгы фән һәм мәгариф, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр, яшьләр сәясәте һәм башка юнәлешләрдә методик тәҗрибә алмашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

- Башкортстанда фән көчле. Узган елда республика Русия төбәкләренең фәнни-технологик үсешенең беренче рейтингында дүртенче урынны алды, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең өчен республиканың Сезнең институт белән алга таба хезмәттәшлегенә нигез салу зур әһәмияткә ия. Без уртак фәнни тикшеренүләр, мәгълүмат алмашу, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру белән кызыксынабыз. Башкортстанда эшләтеп җибәрергә әзер булган «Курчатов сыйныфы» проектын да перспективалы дип саныйбыз.

Очрашу ахырында Радий Хәбиров һәм Михаил Ковальчук Башкортстан Хөкүмәте һәм «Курчатов институты» фәнни-тикшеренү үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас