

Визит кысаларында төбәк җитәкчесе үзәкнең фәнни-техник базасы һәм аның төрле юнәлешләр буенча эшчәнлеге белән танышты. Аерым алганда, республика җитәкчесе 1946 елда совет атом проектын гамәлгә ашыру өчен җибәрелгән "Ф-1" атом-төш реакторын карады. Алга таба Башкортстан Башлыгы мөхтәрәм кунаклар китабында язма калдырды.
- Атом технологияләрен булдыручыларның бөек тырышлыгы алдында баш иям. Без бүген монда бөек тарихка кагылдык, - дип язды Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров һәм Михаил Ковальчук Анатолий Александров исемендәге галимнәр йортында булдылар. Биредә Курчатов институтының Галимнәр советы утырышлары, Курчатов һәм Александров укулары уза. Русия виноградлык һәм шәраб җитештерү күргәзмәсендә Радий Хәбировка үзебезнең шәраб җитештерү үсеше, шулай ук бу өлкәдә Курчатов институты алып бара торган фәнни эш турында сөйләделәр.
Фото: glavarb.ru