+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 ноябрь 2023, 17:59

Вузара кампус төзелеше даими игътибар үзәгендә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәге (НОЦ) кампусларын булдыру мәсьәләсе буенча федераль киңәшмәдә катнашты. Чараны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко алып барды.

Вузара кампус төзелеше даими игътибар үзәгендәВузара кампус төзелеше даими игътибар үзәгендә
Вузара кампус төзелеше даими игътибар үзәгендә

Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, Русия Президенты Владимир Путин илдә 2030 елга кимендә 25 кампус булдыру бурычын куйган. Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков сүзләренчә, кампуслар төзү буенча федераль проектны гамәлгә ашыру барышында ведомство тарафыннан методик ярдәм күрсәтелгән һәм аларны җиһазландыру стандартлары эшләнгән.

Башкортстан Башлыгы Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары кампусын төзү барышы турында сөйләде. Бу елның ноябрь башына объектның беренче чираты төзелеше әзерлеге - 80 процент.

- Икенче чиратта сүтелергә тиешле биналар һәм корылмалар сүтеп бетерелде, Геном үзәгенең план-смета бәясе төзелде. Ноябрь уртасына генераль подрядчы кампусның төп өлешен төзү өчен төзелеш мәйданчыгын әзерләүне башларга планлаштыра, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Проект концессионеры һәм инвесторы белән торак урыннары санын һәм биналарның биеклеген килештердек - ул 100 метрга җитәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас