+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 ноябрь 2023, 10:15

"Шәйморатовчылар” сыйныфларының штабы барлыкка киләчәк

Радий Хәбиров Мәгариф һәм фән министрлыгына шундый йөкләмә бирде.

"Шәйморатовчылар” сыйныфларының штабы барлыкка киләчәк"Шәйморатовчылар” сыйныфларының штабы барлыкка киләчәк
"Шәйморатовчылар” сыйныфларының штабы барлыкка киләчәк
Башкортстанның “шәйморатовчылар” сыйныфлары булган барлык мәктәпләрендә штаб өчен махсус җиһазландырылган уку кабинетлары булырга тиеш. Мондый йөкләмәне Мәгариф һәм фән министрлыгына Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров бирде.

"Минем уйлавымча, ниндидер сыйныф, мөгаен, һәр мәктәптә штаб кебек булырга тиештер. Ул тиешенчә ремонтланырга, ниндидер күргәзмә агитация эленеп торырга тиеш”, — диде республика җитәкчесе.

Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итүенчә, “шәйморатовчылар” сыйныфлары стандартына ярашлы кабинетларны төзекләндерү каралган, әлегә республикада беренче шундый штаб җиһазландырылган.

Республика мәктәпләрендә барлыгы 186 «шәйморатовчылар» сыйныфы ачылган, аларда 3960 бала белем ала. Исегезгә төшерәбез, мондый беренче сыйныфлар пилот проекты сыйфатында 2020 елда Рәми Гарипов исемендәге Башкорт республика гимназиясе-интернатында, Уфаның “Смарт" 44нче һәм 162нче күппрофильле полилингваль мәктәпләрендә ачылды. Алар, ата-аналар ризалыгы белән, 5-7нче сыйныф укучыларыннан ирекле нигездә формалаштырыла.

 
 
Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас