+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 ноябрь 2023, 12:00

Уфада төзелә башлаган студентлар кампусы: ничек, кайда, кайчан?

Бу сорауларга җавап алу өчен студентлар тормышының уртасында кайнаган актив җәмәгать эшлеклесе, Уфа фән һәм технологияләр университеты профессоры, филология фәннәре докторы Гөлфирә Абдуллинага мөрәҗәгать иттек.

Уфада төзелә башлаган студентлар кампусы: ничек, кайда, кайчан?Уфада төзелә башлаган студентлар кампусы: ничек, кайда, кайчан?
Уфада төзелә башлаган студентлар кампусы: ничек, кайда, кайчан?

– Гөлфирә Риф кызы, Уфа шәһәрендә кампус булу турындагы яңалык күпләрне кызыксындырды. Бу төзелеш тулай торакларда урыннар җитмәү мәсьәләсен хәл итәчәкме, ничек уйлыйсыгыз?

Татарстан территориясендә Идел фәнни-белем бирү үзәгенә караган дөнья дәрәҗәсендәге кампус Уфадагы берничә югары уку йорты студентлары өчен төзелә. Аны яшьләрнең уңайлы яшәү урыны дип кенә кабул итү дөрес түгел, гамәлдә ул заманча белем бирүне, фәнне, алдынгы технологияләрне, бизнесны берләштергән үзәк булачак. Әлбәттә, беренче чиратта, анда Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән студентлар, лекцияләр уку, гыйльми эш белән шөгыльләнү өчен махсус чакырулы, халыкара дәрәҗәдә танылу яулаган галимнәр яшәячәк. Әмма төп максат – Башкортстанның, Русиянең икътисадына турыдан-туры йогынты ясарлык алдынгы технологияләр уйлап табу һәм гамәлдә куллану урыны булдыру.

– Кампус Уфа фән һәм технологияләр университетына якын гына урнашачак, дигән мәгълүмат булды. Ник бу урын сайланды?

- Кампус гүзәл урында урнашкан: Агыйдел елгасы, милли батырыбыз Салават Юлаев һәйкәле, "Торатау" конгресс-холы, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры һәм башка милли-мәдәни комарткылар уч төбендәге кебек кенә күренеп тора. Арытаба аның Уфада яшәүчеләрнең һәм башкала кунакларының яраткан урынына әйләнеп китүенә шик юк.

– Милли республикада төзеләчәк кампус буларак, анда ниндидер үзенчәлек куллану көтеләме? Тугандаш төрки телле халыклар вәкилләре өчен без архитектур үрнәк күрсәтә алырбызмы?
- Корпусларны төзегәндә, дөнья дәрәҗәсендәге уңышлы алымнар белән беррәттән, милли сызатларга игътибар бирү дә бик куанычлы. Биналар курайның җиде таҗы рәвешендә урнашачак, дип күзаллана. Лабораторияләр өлеше дә бик үзенчәлекле итеп төзелергә тиеш: алар бер тамырдан чыккан тармаклар итеп урнаштырыла, моның белән Башкортстан фәненең ныклы җирлеккә, төпле нигезгә корылуы күрсәтелә. Проектның планы эш барышында тулыланып, үзгәреп тора. Кампуста Башкортстанның тарихы, башкорт халкының данлыклы шәхесләре, республикада яшәүче күпмилләтле халыкларның мәдәнияте дә чагылыш табар, дип ышанабыз. Әлбәттә, Башкортстанга укырга килгән студентлар төбәкнең матурлыгын зәвыклы төзелгән биналар, эчке бизәлешеннән дә күрергә тиеш.

– Әле төзелеш эшләренең нинди этабында торасыгыз? Нәрсәләр эшләнде?

- Кампусның башлангыч өлеше быел ук сафка итереләчәк. Белүегезчә, ул Зәки Вәлиди урамындагы IQ-паркны яңадан төзүгә нигезләнде. Әле анда төзелеш эшләре бик кызу бара. 7 катлы төп өлештә рәсми әңгәмәләр алып бару өчен махсус бүлмәләр, бизнес-үзәкләр, төрле чаралар оештыруга тәгаенләнгән урыннар булачак. 15 каттан торган өлешендә исә IQ-китапханә, төрле университетларның заманча җиһазландыру үзәкләре, IT-технопарк, күргәзмә һәм рәсми эш заллары урнаша.
Кампусның калган өлешен 2025 елга бетерү күзаллана. Биредә студентларның яшәве һәм белем алуы өчен өчен уңайлы мохит булдыру төп игътибар үзәгендә. Аудиторияләр, фәнни һәм уку лабораторияләре, Русиядә киң билгеле геном үзәге дә шушында булачак. Туклану, ял итү, спорт белән шөгыльләнү һ.б. өчен шартлар тудырыла.

– Кампус булу белән, чит илләрдән студентлар күпләп килер, дип ышанасызмы?
- Заманча уңайлыклары булган кампус, үз чиратында, төрле чит илләрдән алдынгы карашлы яшьләрне җәлеп итәчәгенә иманым камил. Үзләренең эш тәҗрибәсе белән бүлешергә исемнәре дөньяга киң билгеле галимнәр чакырылыр. Тиешле эш хакы һәм уңайлы яшәү шартлары тудырылган җирдән үзебезнең сыналган яшь кадрларыбыз да китәргә ниятләп тормас, дип уйлыйм. Шушы рәвешле, Башкортстан, үзенең фәнни һәм белем бирү куәтен арттырып, Русия территориясендә иң эре һәм көчле төбәкләрнең берсенә әйләнүгә дәгъва итәчәк.

– Русиядә кампус төзү хокукын алган төбәкләр берничә генә. Башкортстан шулар исәбендә. Кампус төзелеше тәмамлангач, университетларда нинди үзгәреш булырга тиеш?

- Башкортстанда эшләп килгән югары уку йортларын "Өстенлек / Приоритет – 2030" программасы чикләрендә дөнья дәрәҗәсенә чыгару күзаллана. Проектның төп сөземтәләрен барлыйк:
– республикада югары белем алуга омтылучы чит ил һәм Русиянең башка төбәкләреннән килгән яшьләрнең санын арттыру (студентларның саны 2030 елга 52 мең булыр дип көтелә, аларның 6 меңен чит ил вәкилләре тәшкил итәргә тиеш);
– 2030 елга кадәр университетта 39 яшькә кадәр яшь галимнәрнең санын 50 процентка җиткерү;
– 2025 елга студентларны, укытучыларны һәм яшь галимнәрне заманча уңайлы мохит булдырылган кимендә 3500 урын белән тәэмин итү;
– фәнни-белем бирү үзәгенең файдалы юнәлешләренә туры килерлек югары технологияле җиһазлар куелган 10 лаборатория төзү;
– Русия Федерациясе Президентының 2020 елның 21 июлендәге 474 санлы «Русия Федерациясенең 2030 елга кадәр милли үсеш максатлары хакында» Боерыгына ярашлы, фән, белем бирү һәм технологияләрнең төбәкләрнең һәм илнең социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш кертүенә булышлык итү; эшкуарлыкны һәм инновацияләрне үстерүгә уңайлы шартлар булдыру; университетларның һәм фәнни үзәкләрнең төбәк икътисадындагы ролен арттыру; халыкның яшәү шартларын күтәрү, туымны арттыру.

– Гөлфирә Риф кызы, мәгълүмат өчен зур рәхмәт!

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас