Бүген, 9 ноябрьдә, илнең барлык төбәкләрендә Бөтенрусия экологик диктант старт алды. Бу мәгърифәтчелек акциясе экологик мәдәниятне формалаштыруга, экологик белемнәрне популярлаштыруга һәм халыкның экологик грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән.
Быел экодиктантка яңа территорияләрнең табигате турында сораулар кертелгән, аларга җаваплар әзерләгәндә катнашучылар Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең экологик үзенчәлекләре турында күп кенә кызыклы фактлар беләчәк. Быел экодиктантта үсеш үзенчәлекләре булган балалар да катнаша, алар тәкъдим ителгән сорауларга ата-аналары яисә опекуннары белән бергә җавап бирә алачак. Диктант 26 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
— Экологик диктант быел инде бишенче тапкыр үткәрелә. Узган елда анда Русиянең 85 төбәгеннән 3,4 миллионнан артык кеше, шулай ук 105 чит илдән ватандашлар катнашты. Башкортстан да диктантта һәрчак актив катнаша. Үсеп килүче буынны экологик тәрбияләү безнең республика өчен өстенлекле юнәлеш һәм система формалаштыручы фактор булып тора, ул табигый байлыкларны саклый белүче заманча укучының дөньяга карашын формалаштыра. Бүген республикабызның һәр кешесенә экология өлкәсендәге белемен сынап карау һәм экологик грамоталылыкны арттыру мөмкинлеге бирелде, – дип билгеләп үтте республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.
Экодиктантта катнашу өчен республиканың мәгариф оешмалары тәрбияләнүчеләре, укучылар, педагогик хезмәткәрләр, министрлыклар, ведомстволар, фәнни оешмалар вәкилләре, китапханә хезмәткәрләре, предприятие хезмәткәрләре һәм республика халкы чакырыла.
Экодиктантны офлайн-майданчыкларда, шулай ук онлайн язарга мөмкин, моның өчен катнашучыларга экодиктант.рус порталында үз категориясендә теркәлү узарга кирәк.
Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар сертификат яисә җиңүче дипломы алачак.
Фото: pravitelstvorb.ru