

Беренчеләр хәрәкәте 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр республика яшьләрен “Действуй” яшь эшкуарлар клубына чакыра. Очрашулар илнең ун шәһәрендә уза, Башкортстанда чара 24 ноябрьдә узачак.
— Очрашулар мәктәп укучыларына, колледж студентларына, шулай ук үзен эшкуар ролендә сынап карарга теләүчеләргә юнәлтелгән. "Действуй" клубы белән бергә яшьләр эшкуарлык тәҗрибәсе һәм экспертлардан ярдәм ала алачак, — дип белдерде Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча эшче төркеме җитәкчесе Эльвир Нәфыйков.
Онлайн һәм офлайн форматтагы бушлай практикумнарда төбәк яшьләре эшкуарлыкта беренче адым ясый, үз бизнес-идеяләрен тормышка ашыра һәм фикердәшләр таба алачак.
Уфада очрашу 24 ноябрьдә Рубежная урамы, 174нче йорт, «МегаЛаб» адресы буенча узачак. Шәхсән катнаша алмаучылар өчен онлайн форматта катнашу мөмкинлеге бар. Тулырак мәгълүмат «Действуй» яшь эшкуарлар клубы сайтында урнаштырылган.
Фото: pravitelstvorb.ru