Чара Красноусол авылында Н. А. Мәҗитов исемендәге башкорт гимназия-интернатында узды.
Чара кысаларында башкорт гимназиясенең 8-11нче сыйныф укучылары һәм район мәктәпләре укучылары өчен лекторий узды. Модератор булып Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Йосыпов чыгыш ясады. Чарада катнашучыларны Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов сәламләде.
- Гафури районы мәктәпләрендә 4065 бала укый. Үз педагогик эшчәнлеген төбәктә 35 башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы алып бара. 2001 елдан Гафури районы мәктәпләрендә язучы Гөлнур Якупова башлангычы белән "Табын" гәзите һәм район хакимиятенең мәгариф бүлеге белән берлектә
конкурс үткәрелә.
Районда 2012-14 елларда "Ағинәйҙәр" хәрәкәте башланган һәм бүген дә актив эшли. Бүген ул районның төрле авылларыннан төрле яшьтәге 130 хатын-кызны берләштерә. Алар һәр чараның үзәгендә, шулай ук мәктәп укучылары белән актив хезмәттәшлек итә, - диде район хакимияте башлыгы.
Фото: Бөтендөнья башкортлары корылтае сайтыннан.