Тантаналы чараларда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова, Русия Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов, университет ректоры Вадим Захаров катнаштылар. Студентларга һәм укытучыларга видеокотлау белән Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков мөрәҗәгать итте.
- Университет Русия дәүләтчелеге нигезләре модулен кертү буенча терәк булып тора. Төп федераль проектларда һәм программаларда катнашу югары уку йортына үсеш өчен җитди стимул бирә дип ышанам. Уфа Фән һәм технологияләр университеты коллективына - энергия, ә студентларга укуда зур җиңүләр һәм булачак һөнәрләрендә уңышлар телим, - дип котлады Валерий Фальков.
Премьер-министр Андрей Назаров фәнни-интерактив күргәзмәне карады, анда университетның барлык институтлары, факультетлары һәм филиаллары үз экспонатларын һәм эшләнмәләрен тәкъдим итте. Күргәзмә югары уку йортының мөмкинлекләрен күрсәтте.
- Уфа Ыән һәм технологияләр университетын булдыру заман таләбе белән бәйле. Бу катлаулы, ләкин бердәнбер дөрес карар иде. Узган елның беренче ноябре республика икътисадының югары белем һәм фән, югары технологияле тармаклары үсешенең яңа этабы булды. Безнең иң яшь югары уку йорты нигезендә Башкорт дәүләт һәм Уфа авиация университетларының гасырлар буе данлыклы традицияләре ята, — дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Андрей Назаров берләшүнең уңай эффекты ачык булуын ассызыклады. Университет Русиядә иң эре бишлеккә керә, шулай ук, "Приоритет-2030" дигән Президент программасында үз позицияләрен яхшыртты. Аның кысаларында 6 стратегик проект гамәлгә ашырыла, шуларның 3се турыдан-туры Русиянең технологик суверенитетын тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте