Башкортстан Финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, гомуми һәм урта белем бирү системасының финанс грамоталылыгы буенча Федераль методик үзәк Русия Финанс министрлыгы, Русия Үзәк банкы һәм Финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе белән берлектә ел саен педагогларның финанс грамоталылыгы һөнәри осталыгы буенча Бөтенрусия конкурсын үткәрә. Быел конкурс ике этапта узачак— төбәк этабы 2024 елның 25 гыйнварына кадәр, федераль этап 2024 елның 26 гыйнварыннан 05 мартына кадәр узачак.
— Педагогларның финанс грамоталылыгы һөнәри осталыгы Бөтенрусия конкурсы гомуми, шул исәптән мәктәпкәчә һәм урта һөнәри белем системасының финанс грамоталылыгы буенча методик контентны камилләштерү өчен финанс грамоталылыгын формалаштыру өлкәсендә Русиядә иң яхшы һәм нәтиҗәле педагогик практикаларны ачыклау өчен үткәрелә, — дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Исегезгә төшерәбез, 2022-23 уку елы конкурсында илнең 34 субъекты катнашты. Конкурсның төбәк этабында 1 852 педагог катнашкан, финалга (федераль этапка) 145 катнашучы чыккан, 35 кеше җиңүче булган.
— Узган уку елында конкурсның федераль этабында Стәрлетамак шәһәре 11нче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Артем Инчин «Финанс грамоталылыгын укытуда инновацион технологияләр конкурсы» номинациясендә 3нче урынны алып, Башкортстанны уңышлы тәкъдим итте, – диде мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин. – Мондый чаралар үткәрү безнең педагогик коллективка үз күнекмәләрен һәм белемнәрен яхшыртырга, шулай ук педагогик тәҗрибәсен баетырга мөмкинлек бирәчәк, - дип өстәде ведомство җитәкчесе.
Фото: pravitelstvorb.ru